…Синсез килә кышлар –
Тып-тын калды бакча.
Сагыш-хатирәләр –
Кайда гына басма.
Һәр агачны сыйпап,
Сөеп үстердең бит.
Уңыш шатлыкларын
Бергә кичердең бит.
Үткән гомеребез
Истәлеге – бакча.
Кемдер сарай салды –
Безнең кыйммәт башка.
Оҗмахка тиң итеп
Үстердең син бакча.
Ул безне кайтара
Бергә булган чакка.
Мәңгелек хәтер ул –
Җирдәге иҗатың.
Һичкайчан корымас
Җимешле илһамың.
Тол хатынны рәнҗетмәгез
Тол хатынны рәнҗетмәгез,
Күңеле китек болай да.
Аның ничек яшәгәне
Билгеле тик Ходайга.
Тол хатынга уйламыйча
Әйтмәгез авыр сүзләр.
Табигатьтә яз булса да,
Тормышы – тоташ көзләр.
Тол хатынны кимсетмәгез,
Ким иткән аны язмыш.
Иңен баскан ялгызлыктан
Эчләре тулы сагыш.
Тол хатынга кырын карап,
Җанын, берүк, телмәгез.
Бу дөньяның фанилыгын
Сез дә яхшы беләсез.
Тол хатын мохтаҗ язмышның
Мәрхәмәт, ярдәменә.
Кимсетмәгез, рәнҗетмәгез,
Ул түзәр калганына.
Борын-борын заманнан…
Башкорт моңсыз яшәгәнме
Борын-борын заманнан? –
Яуларда да, Сабантуйда
Җырлый-җырлый дан алган.
Башкорт биюсез яшиме
Борын-борын заманнан? –
Бар тарихын, көнитмешен
Ул биюләргә салган.
Башкорт курайсыз яшиме
Борын-борын заманнан? –
Осталарның уен серен
Яшьләр өйрәнеп алган.
Такмак әйтеп биегән дә
Җырлый-җырлый эшләгән, –
Борын-борын заманнардан
Башкорт шулай яшәгән.
Курай белән каршы алган
Иң кадерле кунагын, –
Борын-борын заманнардан
Тотып килгән йоласын.
Яуга китсә, угы белән
Алган моңлы кураен, –
Җыр-моң белән ул саклаган
Туган илен, Уралын.
Безнең халык кураен да,
Гармунын да уйната, –
Тормышының һәрбер көнен
Уйнап-көлеп озата.
Сәхнәләрне, сахраларны
Айкый башкорт моңнары.
Шулай җырлап яшәгәндә,
Тыныч атар таңнары.
«Һай-һай!» диеп җырлыйбыз да
Тыпыр-тыпыр басабыз, –
Уйнап-көлеп, җырлап-биеп,
Шулай күңел ачабыз.
Без – фронтовик балалары
Башкортстанның халык язучысы
Таңчулпан Гариповага
Яудан кайткан атайлардан туган
Без бит фронтовиклар балалары.
Бездә яши алар сызлануы,
Онытылмас сугыш яралары.
Әгәр алар исән кайтмасалар,
Тумас идек бит без бу җиргә.
Утны-суны кичкән язмышлары
Сагыш салган безгә гомергә.
Без – аларның йөрәк