Табигатьнең күчә көче.
Туган җирнең изгелеген
Тоеп яши монда кеше.
Шуңа аның булмышында
Табигыйлек тумышыннан.
Көнкүрешләр аерылса да
Кыйблаларның тормышыннан,
Барыбер дә авылларда
Бөтенлек бар – гадилектә.
Мин баш иям ихласлыкка,
Кешедәге шул байлыкка.
Курыкма
Бәхетле булудан курыкма,
Бәхетле бул син бүген.
Бәхетлеләр җиңеләйтә
Тормышта барыр йөген.
Рәхмәтле булудан курыкма,
Рәхмәтеңне әйт бүген.
Изгелектән яралган нур
Яктыртыр ихлас йөзең.
Дус бәяләүдән курыкма,
Дустың хөрмәтлә бүген.
Гомер юлларын үткәндә
Тоябыз алар иңен.
Туганың яклаудан курыкма,
Туганың сакла бүген.
Туганнар белән яшәүдән
Балкысын гомер күгең.
Вакыт кадерләүдән курыкма,
Кадерлә аны бүген.
Ул сине кол итмәс борын
Хуҗа бул аңа үзең.
Ир-ат затларына
Сез бит Җиргә җибәрелгән
Тәүге Адәм баласы.
Ә без инде, хатын-кызлар,
Җирнең тугры Һавасы.
Тугры дисәң дә, тыелган
Җимешне татыганбыз.
Бер алманы уртак ашап,
Тәменә сатылганбыз.
Сезнең белән тормыш ямьле,
Тыныч һәм дә матуррак.
Сез булганга, дөнья имин,
Өйләр котлы, яктырак.
Ходай сезне юкка гына
Җибәрмәгәндер Җиргә.
Яшәгез илгә терәк һәм
Таяныч булып безгә.
Битлекләр
Бәхетле битлек киям дә
Чыгып китәм эшемә.
Чып-чын бәхет белән өйгә
Кайтып керәм кич кенә.
Хәсрәт битлекләрен кайчак
Тормыш үзе кидерә.
Кайгы төяп кайтып керәм,
Кайгы җанны кимерә.
Бу тормышның битлекләре
Бигрәк тә күп, уйласаң.
Ялган, сатлык, хыянәтләр –
Һәркем нидер сайлаган.
Тик бу битлек озак вакыт
Тәндә торса янәшә,
Бербөтен булып, җаныңа,
Ул тиреңә ябешә.
Битлеккә күнеккән бәндә
Сала алмый кабаттан.
Үкенечләре азактан
Тик җаннарын канаткан.
Үз йөзләрен хәтерләми,
Чит битлектә яшиләр.
Аларны танымый һичкем,
Хәтта газиз әниләр.
Кирәкми битлекләрегез,
Бәхетлесеннән башка.
Табигатьнең нуры ятсын —
Йөзем борам кояшка.
Кара кар
Булмастай нәрсә хакында
«Кызыл кар яугач» диләр.
Кара кар күргән бабайлар
Әйтерләр иде ниләр?
Инде ничә көн җир өстен
Каплап алды кара кар.
Әйтерсең, күз яше булып,
Өстән ява кайгы, зар.
Ахырызаман дигәннәре
Шушы буламы әллә?
Җиргә күмелгән агулар
Ява