Бәхетсез – кайчак тормышта
Бәхетле булып уйный.
Ә бит, асылда, төннәрен
Мендәрен кочып елый.
Булдыксыз – кеше алдында
Эшем иясе була.
Буш хәбәрдән таулар өя,
Сүздән сарайлар коя.
Моңсыз – җырчы булам диеп,
Сәхнәләргә омтыла.
Бахыр, батырдан көнләшеп,
Дан үренә ымсына.
Ихлас булмаганнар шулай
Гомер буе кылана.
Үзе булып яшәгәннәр
Булмышына куана.
Асылларын аңламаган
Асылзат була алмас.
Ни дисәң дә, охшаш түгел
Пыяла белән алмаз.
Туганнар каберлеге
Күпме солдат ята икән монда?
Ул мәхшәрдә кем соң санаган?
Мондый каберлекләр илебездә
Дөнья буйлап күпме таралган?
«Хәбәрсез югалды» дип, хатлар алган
Күпме ана килә бу җиргә…
Шунда ята микән газизкәе? –
Кемнән сорарга соң, кем белә?
Кемнәр ятса да бит, илен саклап
Башын салган Җиңү хакына –
Соңгы сәлам туган халкына ла,
Бер әманәт яугир хакында.
Корбаннарга калыккан каберлек –
Һәйкәл-искәртү ул дөньяга.
Монда ята үткән генә түгел,
Тумый калган ничә мең бала.
Кешелекнең хәтерен оныттырмый,
Оныттырмый тарих битләрен.
Утлы тамга сыман каберлекләр
Уттан айый җирнең өсләрен.
Сатылмый яшәп кара
Җир сатыла,
Сер сатыла,
Ил сатыла,
Ир сатыла.
Кан сатыла,
Дан сатыла,
Заң[2] сатыла,
Аң сатыла,
Тән сатыла,
Җан сатыла,
Аш сатыла,
Таш сатыла,
Ат сатыла,
Баш сатыла.
Су сатыла,
Ыу[3] сатыла,
Дин сатыла,
Им сатыла,
Сатылган бу дөньяларда
Сатылмыйча яшәп кара.
Мәңгелек җыр
Ана:
Әчтүкиләп үстермәдем,
Чып-чын егет булсын дидем.
Халкым рухын, затым рухын
Йөрәгеңә салдым синең.
Ул:
Әнкәй, сиңа матур сүзләр
Әйтмимендер, бәлки, көн дә,
Сүздә түгел, эшләремдә
Таянычың күр син миндә.
Ана:
Күңелеңә сөю белән
Мәрхәмәт һәм иман салдым.
Юлларыңда адаштырмас
Изге дога укып калдым.
Ул:
Язмыш синең тормышыңа
Сынауларның салган зурын.
Авыр чакта иңнәремне
Терәк итеп куя улың.
Бергә:
Ана һәм бала йөрәген
Бишек җыры бәйләп тора.
Шуңа җиһан безгә үзе
Мәңгелек җыр көйләп тора.
Ана – бала, бала – ана, —
Яшәвебезнең мәгънәсе.
Кешелекне дәвам итәр
Гомеребез яме, гаме.
Тол