Солдат булу безгә кыен түгел,
Риза булса кызлар көтәргә.
– Шулай бит, Саша, – дип кычкырды Рифкать һәм җырын ялгап китте:
Без кайтырбыз ныгып, ирләр булып,
Ике елы бик тиз үтәр дә.
Уттан чыгар солдат мәхәббәте…
Риза булса кызлар көтәргә.
– Булдырасыз, егетләр, юкка тел тидердем бугай сезгә, – диде агай, җыр тәмамлануга. – Колакка кергән җыр түгел, яңадыр инде. Безнең бабай мәрхүм әйтә торган иде: «Солдатка бармаган кеше гомер буе малай булып кала, ир була алмый», – ди торган иде. Хак булган шул сүзләре, әнә безнең авылныкылар, киткәндә, песи кебек юаш кына малайлар иде, арыслан булып кайттылар. Ә армиягә бармаганнарның күбесе кибет төбе саклап утыра. Тегеләрнең дә үтте ике ел гомере, боларның да. И-их!
– Йөриләр шунда урам буйлап киләп сарып. Билләренә кадәр чәч үстергәннәр, җитмәсә. Кызмы, егетме икәннәрен дә белерлек түгел. Менә шулар арасыннан чыга инде бандитлар! Барыгыз, барыгыз, авыру кеше җанына тоз салып йөрмәгез! Болай да шау-шу җитәрлек монда…
Берсе-берсе икешәр потлы җәен балыгы хәтле кулларын күрше тәрәзә тупсасына җәеп салган хатынның ачулы сүзләрен ишеткәч, барысы да тын калдылар. Тирә-юнь кинәт кенә салкынаеп, шыксызланып киткәндәй булды. Бу үле тынлыкка хатын үзе дә аптырап калды бугай: авыз эченнән нидер мыгырданды да тәрәзәне шапылдатып ябып куйды. Тавыштан сискәнеп уянган тополь яфраклары берсен берсе уздыра-уздыра кул чаба башладылар.
– Әй, егетләр, кызлар! Тагын җырлагыз әле!
– Әйдә, егет, өздер әле!
– Әйдә алайса, үзебезнең җырны җырлыйбызмы әллә? – диде Рифкать.
Озатып вокзаллар каршында,
Маңгайдан үптеләр аналар.
Тузанлы юллардан үттеләр
Дөньяны күрмәгән балалар.
– Үзебез Саша янына килдек, үзебез аны бөтенләй оныттык, – диде Рөстәм, җыр тәмамлангач.
– Әйе шул.
– Юк, юк, мин сезне тыңлап ятам бит. Сезнең белән сөйләшәм.
Янына шулкадәр кеше килүенә, дуслары килүенә эчтән генә сөенә иде ул. Ләкин ялгызы шулай хәрәкәтсез, хәлсез ятуын аларга күрсәтәсе килми, бигрәк тә кызлар алдында уңайсыз аңа. Рифкать килгәндә, сәгатьләр буе сөйләшә иде бит. Ә бүген гел кирегә сөрә. Юк, аларга түгел, үзенә ачуы килгән аның.
– Ярый, алайса, без киттек, – диде Рифкать.
– Сау бул, Саша!
– Тизрәк терел.
– Сау бул, агай!
– Тракторыңа бездән сәлам әйт.
Егетләр, караңгы баскычтан капшана-капшана төшеп, больница капкасына таба атладылар. Алар артыннан: «Тагын килегез!» – дип кычкырып калдылар.
– Егет кеше гармун уйный белергә тиеш. Гармун белән килегез!
Арада тракторчы агайның тавышы аерылып тора иде.
Тәрәзәләр берәм-берәм ябылды, палаталарда утлар сүнде. Көләч йөзле кеше шикелле балкып торган больница кинәт төсен югалтты, караңгыланып калды. Әйтерсең ул моңа кадәр уен-көлке, музыка-җыр белән күңел юатып онытылып торган да, менә хәзер аның эчендә бөтен әгъзалары сызлый башлаган.