Әнфисә белән Галия пырхылдап куйдылар.
Озын буйлы егет кабаланмый гына кесәсенә тыгылды. Егетләр-кызлар нидер көтеп, тынып калдылар, гитара да, җыр авазлары да өзелде, бары тик танцы мәйданчыгында гына, колакларны чыңлатып, музыка авазы ишетелә иде. Егет, башын чайкап, тузган чәчләрен артка чөйде дә уч төбеннән бер бакыр акча алып Тәлгатькә сузды:
– Никулинга өч тәңкә түләп кергән идем. Мә, үз бәяңне ал, юморист! Кәмит күрсәтсәң, биш тиен дә бирермен. – Шулай диде дә, инде үзенә каршы сүз әйтә алмаслыгына ныклап ышангандай, авызын ерып җибәрде. Аннары, кисәк кенә борылып, Галияне култыклады: – Әйдә, чибәркәй, бер селкенеп килик әле!
Галия башта югалып калды, ләкин, тиз генә аңына килеп, кулын тартып алырга теләде:
– Җибәр! Авырттырасың!
Ләкин егет аңа колак та салмады, Галияне өстерәп диярлек музыка гөрелтесенә таба баруында булды.
– Җибәр, дим! Нәрсәгә каныктың, оятсыз!
– Минме оятсыз? Ха-ха-ха! – Егет көчәнеп кенә көлде. – Минме оятсыз? Оятымның кайда икәнен күрсәтер идем инде мин сиңа. – Ул тешләрен шыгырдатты да чертләтеп төкерде. – Бала-чага бар. Әйдә, читкәрәк…
Сары башның әйтә башлаган җөмләсе ярты юлда өзелеп калды, Галия, кулы бушаганны сизеп, бер читкә йөгерде.
Рифкать егетнең сул кулын артка каерып китергән, ә тегесе, авыртудан кыймшанырга да кыймыйча, алга бөгелгән килеш тик басып тора иде. Менә ул ачы тавыш белән кычкырып җибәрде:
– Егетләр! Нәрсә карап торасыз? Егетләр, бирегез шуларга!
Ләкин «егетләр» урыннарыннан кыймшанмадылар, танцы мәйданчыгы янында йөрүче дружинникларга карап, бер урында тик басып тордылар.
– Җибәр! Сиңа тигән кеше юк бит.
– Әгәр тагын кызларга кагыласы булсаң, тәмәкенең кайда үскәнен күрсәтермен мин сиңа. – Ачудан Рифкатьнең тавышы калтырап чыга иде.
Рифкать, синең белән нигә кул пычратам дигәндәй, җирәнгән кыяфәт белән егетне этеп җибәрде.
– Бар, әниең янына кайт. Сөйләшергә өйрәнмичә монда күренәсе булма.
Сары баш сөрлегеп китте, ләкин егылмады, барган уңайга гәүдәсен турайта-турайта, куаклар арасына кереп югалды. Моңа кадәр, кузгалырга да куркып, бер урында шым торган дүрт егет аның артыннан иярде. Бераз баргач, алар, туктап, куак төбендә казына башладылар.
– Ни эзлисез анда? Әллә җир тишегенә кереп качмак буласызмы? – Ниһаять, Илдус та телгә килде.
– Синең кебек бер бәләкәй малаебызны шушында калдырган идек. Еламасын дип. Шуны таба алмыйбыз. – Озын буйлы егетнең тавышы тагын көрәйгән, аңа элекке усаллыгы кире кайткан иде.
– Кара аны, артык шалтырама, баганаң башына фонарь элеп куймасыннар. – Илдус бер-ике адым алга атлап куйды.
– Ташла, Илдус, тәмәке төпчеге эзлиләрдер, – дип, Рифкать аның итәгеннән тартты. Аннары гитарасын, солдатлар автомат