Аннары ул фуражкасын батырып кия дә, олы-олы атлап, экскаваторына таба китә. Чылбыр тәгәрмәчкә менеп баскач, артына борылып, Рифкатькә кычкыра:
– Әйдә, утырасыңмы? Йөртергә өйрәтәм.
– Юк! – дип кычкыра Рифкать. – Юк! Мин балык тотам. Уха пешерәм.
Кармак таягын текә ярга кадап куйгач, ул, аскарак төшеп чишенә дә суга чума. Ләкин артык эчкә керми, яр буенда гына йөзә. Әтисе белән йә Әнфисә белән коенганда, бу күлне аркылыга-буйга иңләп йөри ул, ә үзең генә булганда ничектер куркыта. Юк, батудан курыкмый ул, кирәк булса, Рифкать Каманы да аркылы йөзеп чыга ала. Су түгел, ялгызлык куркыта бугай аны. Мәктәптә дә, урманда да берүзе йөрергә яратмый ул, өйдә дә ялгызы каласы килми. Янында кеше булмаса, бик тә моңсулана, хәтта башы авыртырга тотына. Әле менә хәзер дә чигәләре кыса. Яр буенда экскаватор үкерә, аның тавышы да миен бораулап-бораулап керә.
– Киттек!
Рифкать, сискәнеп, башын күтәрә һәм каршында янып торган яшел утны, бераз алга иелеп баскан десантникларны күреп елмая. Соңгы арада шулай бик еш хыялга чума башлады әле ул. Әллә сагындыра инде. Менә бу өйрәнүләр үткәч, озакламый көз дә җитәр. Ә аннары – отпускка!
Самолёт моторларының тонык, авыр гүләве колакларны чыңлата. Әйтерсең кемдер иләмсез зур агач тукмак белән башка суга да суга, суга да суга.
Каршында – ачык люк. Командирның «Киттек!» диюен ишетү белән, ул алга ыргыла. Тизрәк сикерергә, тизрәк котылырга кирәк бу мәхшәрдән. Самолёттан сикерүгә, мотор тавышлары тынуга, салкын җил кочагына чумар да баш авыртуы басылыр кебек тоела аңа. Ләкин бер адым атлауга, битне кайнар дулкын сыйпап ала, аркасы, бөтен тәне буйлап ток йөгергәндәй була. Әйтерсең ул очмый, ә бер урында һавада асылынып тора. Аннары әкрен-әкрен баш авыртуы да кими. Бөтен тән буйлап рәхәт җылылык йөгерә. Еракта, бик еракта кемнеңдер сөйләшкәне ишетелә.
– Хәле ничек? – ди калын тавышлы ир кеше.
– Саташа. Вакыт-вакыт онытылып китә. Кычкыра. Укол кадагач, тагын аңына килә. Бик күп кан югалткан. Кан бирергә кирәк. – Тавышы ягымлы хатын-кыз, гаепле кеше сыман, бик тә борчылып сөйли.
– Өлкән лейтенант Сидоров, ротага хәбәр итегез: «Рядовой Миргазизовка кан кирәк», – диегез. Округ госпиталеннән хирург килеп җитмәдеме?
– Берничә минуттан самолётлары аэродромда булачак. Каршыларга машина җибәрдек.
– Яхшы. Барыгыз.
Таныш тавышлар ишеткәч, Рифкать күзләрен ача. Палатада шул ук кешеләр. Генерал гына киткән. Аның урындыгында полк командиры утыра. Сул кулына шприц тоткан халатлы апа уң кулы белән аның битен сыйпый. Кулы шундый җылы, йомшак. «Битне сыйпаган җылы җил шушы икән», – дип уйлый Рифкать.
– Уяндыкмы? Хәлләр ничек? – дип, акрын гына, сак кына сүз башлады полковник.
– Иптәш полковник, авыруны борчырга ярамый, ул бераз ныгырга, хәл җыярга тиеш.
Рифкать күз карашын табибәгә таба күчерде. Түгәрәк йөзле, коңгырт чәчле. Маңгаенда сырлары да бар. Нәкъ аның әнисе инде. Мөлаем, моңсу күзләрендә әнисенеке төсле бераз киная дә бар төсле. Әйтерсең Рифкать бер-бер