Пьесалар / Пьесы. Туфан Миннуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Туфан Миннуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Драматургия
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-04251-2
Скачать книгу
итеп бетердең.

      Әлмәндәр. Дөрес әйтәсең, яллатып эшләтәм. Хезмәтең өчен гумерем белән түлим ич.

      Икесе дә торып эшкә тотыналар. Сүзсез генә бераз эшлиләр.

      Әлмәндәр. Әйт әле дөресен, Әҗәлетдин, ни өчен мин синең кәгазеңә кулымны куярга тиеш?

      Әҗәл. Әйттем ләбаса. Син бер ел артык яшәгәнсең. Газраилнең сезнең авыл өчен язган законын бозгансың.

      Әлмәндәр. Шулаймы?

      Әҗәл. Әлбәттә, шулай.

      Әлмәндәр. Ярар, сезнеңчә булсын. Мин, чурту-матыр, сезнең законыгызны бозган булып чыгыйм ди. Ә синең Газраилең бер нәрсәне беләме?

      Әҗәл. Ни-нәрсәне?

      Әлмәндәр. Минем берсеннән-берсе таза биш малаем бар иде. Кырык беренче елда бишесе дә сугышка киттеләр. Дүртесе кайтмады. Иң олысына – утыз алты, иң кечесенә егерме яшь иде. Әгәр дә синең Газраилең безнең авыл кешеләренә туксаннан узарга рөхсәт бирми икән, нигә минем малайларымның туксанга җиткәнен көтмәгән?

      Әҗәл. Анысы минем эш түгел бит, Әлмәндәр.

      Әлмәндәр. Әһә, синең эш түгелме?! Китереп терәгәч, синең эш түгелмени?

      Әҗәл. Сугышны адәм балалары үзләре чыгаралар.

      Әлмәндәр. Адәм балалары түгел, адәм актыклары чыгара. Синең Газраилең ни өчен сугыш чыгаручыларның җанын алмый?

      Әҗәл. Алды.

      Әлмәндәр. Ничаклы яхшы кешеләрнең башына җиткәчме? Сугыш чыгарырга җыенуларын күрүгә үк муеннарын борырга иде аларның.

      Әҗәл. Бик эчкәрегә кермә, Әлмәндәр.

      Әлмәндәр. Кермәме?! Кермим алай булса, чыгам. Бар, Газраилеңә кайтып әйт, Әлмәндәргә үләргә иртәрәк, диген. Дүрт баласы яшәячәк гумерен яшисе бар әле аның, диген. Киметеп санаганда йөз утыз ел. Мин нәфесле түгел, миңа тагын утыз-кырык ел җиткән. Шуннан соң килерсең. Дөрес әйтәмме?

      Әҗәл. Соң, үзеңчә дөрестер дә инде ул… Әмма дә ләкин сабыр гына уйлап кара әле, Әлмәндәр. Тагын, әйтик, утыз ел яшәдең ди. Ул яшәүнең ни кызыгы? Кемгә кирәк син?

      Әлмәндәр. Шаярма, Әҗәлетдин. Үзең ишеттең, присидәтел, лифкавай машинасы белән бакча янына туктап нәрсә диде? Печән өябез, нигә эскерт башында торырга чыкмадың, Әлмәндәр бабай, дидеме?

      Әҗәл. Ул бит аны көлеп әйтте. Күреп тордың, елмайды.

      Әлмәндәр (көлеп). Тагын эләктең, Әҗәлетдин. Кеше мине күреп елмая икән, мин кирәк дигән була. Минем яннан елмаеп киткәч, бүтәннәр янында да елмая ул. Аның елмайганын күреп, бүтәннәр дә елмая. Минем аркада ничаклы кеше елмая. Шуннан соң кирәк булмыйммы инде мин?

      Әҗәл. Өйләнәм диюең нәрсә инде? Туксан бер яшьлек картка кем чыксын?

      Әлмәндәр. Чиләгенә күрә капкачы табыла.

      Әҗәл. Ярый, табылсын да ди. Өйләндең дә ди. Ни кызыгы инде?

      Әлмәндәр. Әй, агай-эне. Аның кызыгын өйләнгән кеше үзе генә белә.

      Әҗәл. Мактанасың ла инде.

      Әлмәндәр. Мактанса ни. Ир мактаныр, корал эшләр. (Шак иттереп чүкеч белән кадакка сугып куя да.) Әйдә, утыр, ял итеп алыйк.

      Рәшәткә янына Илсур килә.

      Илсур. Бабай, нихәл!

      Әлмәндәр. А-а… Илсур. Кер әйдә, кер.

      Илсур. Кермим, корт чага.

      Әлмәндәр. Балыңны ялап бетердеңме соң?

      Илсур. Бетте шул.

      Әлмәндәр. Алайса, чакмый. Кер.

      Илсур. Минем бал ашыйсым килми.

      Әлмәндәр. Нәрсә ашыйсың килә?

      Илсур. Алма. Өчне