Пьесалар / Пьесы. Туфан Миннуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Туфан Миннуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Драматургия
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-04251-2
Скачать книгу
Һич кенә дә сүз табып булмый сиңа.

      Әлмәндәр. Тапмасаң, тик утыр.

      Әҗәл. Бик утырасы да бит… Нишләргә инде синең белән? Усаллансам, шык та итә алмыйсың алуын. Тик әллә нигә, усалланасым килми.

      Әлмәндәр. Тукта!.. Хәмдебану килә. Миңа хатын булырга тиешле карчык. Син, Әҗәлетдин, читкәрәк авышып тор. Мин Хәмдебану белән сөйләшкәндә килеп комачау итмә. Мин сүземне сүз итәргә тиеш. Ризалыгын бирсен. Өйләнәмме, өйләнмимме – анысын күз күрер.

      Әҗәл. Сабый булма, соңгы сәгатьләреңдә үзеңнән көлдермә.

      Әлмәндәр. Юк, әлеге көнгә хәтле, шушы яшемә җитеп, сүземне аста калдырмадым. Хатын-кыздан көлдермәдем.

      Әҗәл. Хәмдебану ризалыгын бирсә, минем кәгазьгә кулыңны куясыңмы?

      Әлмәндәр. Карарбыз.

      Әҗәл. Өзеп әйт, юкса комачаулыйм.

      Әлмәндәр. Бәйләнчек эт булдың. Куйсам куярмын инде, чурту-матыр, мәтәлеп кит.

      Әҗәл. Бар, алайса, тәвәккәллә.

      Рәшәткә янында Хәмдебану күренә, Әлмәндәр рәшәткә янына килә.

      Әлмәндәр. Хәмдебану!

      Хәмдебану җавап бирми үтеп киткәч.

      Хәмдебану, әллә үпкәләдеңме?

      Хәмдебану (борылып килеп). Үпкәләмәскә соң, Әлмәндәр абзый, тузга язмаганны. Үземнән үзем оялып йөрим. Андый сүзне ишетмәгәнемә утыз ел. Башка берәү шулай дип әйтсә, таяк белән башын бәреп ярыр идем.

      Әлмәндәр. Миңа ник сукмадың?

      Хәмдебану. Сүзләрең тозсыз булса да, эчеңдә явызлык юк синең, Әлмәндәр абзый.

      Әлмәндәр. Рәхмәт сүзеңә, Хәмдебану. Телең бигрәк татлы инде, шундый әйбәт итеп әйттең. Миңа кияүгә чыгарга ризалыгыңны да бирсәң…

      Хәмдебану. Син әле һәмишә…

      Әлмәндәр. Кызма, кызма, Хәмдебану. Тозсыз сөйләсәм дә, юк сүз сөйләмим. Ниятем чын.

      Хәмдебану. Бирермен менә ниятеңне таяк белән башыңа.

      Әлмәндәр. Беренче тапкырында сукмагач, икенчесендә сукмассың инде.

      Хәмдебану. Түзәрмен, түзәрмен дә…

      Әлмәндәр. Түзәрсең, түзәрсең дә ризалыгыңны бер бирерсең, Хәмдебану. Ялгыз башка тормыш алып барулары читен.

      Хәмдебану. Аллага шөкер, кешегә сынык сорап кергәнем булмады. Пинсем җитә.

      Әлмәндәр. Шул пинсе түләп бозып бетерделәр карчыкларны. Тамагың ачыкса, үзең эзләп керер идең Әлмәндәрне.

      Хәмдебану. Мыскыл итмә.

      Әлмәндәр. Мыскыл итмим, кызганам, Хәмдебану.

      Хәмдебану. Кызганма да. Кызганыч көнгә калганым юк.

      Әлмәндәр. Калгач соң булыр. Хәзер картайдың, өч аяклап йөрисең. Чирләп китеп урын өстенә егылсаң, яныңда кем утырыр? Ярый ла Әҗәл тиз килсә. Килми интектерсә нишләрсең?

      Хәмдебану. Куркытма. Заманасы ул түгел, ялгызымны калдырмаслар.

      Бакча ягына Өммия чыга. Хәмдебану белән Әлмәндәрнең сөйләшеп торганнарын күреп, колак сала.

      Әлмәндәр. Бигрәк кире беткән хатын булдың. Өзеп әйтәсең инде, алайса? Миңа кияүгә чыкмыйм, дисең.

      Хәмдебану. Әйттем бит, юк сүзне сөйләмә, Әлмәндәр абзый. Гумерең буе миңа бәйләндең. Башта бүтәннәргә димләдең, хәзер үзеңә. Шаярып әйтәсеңдер дисәм, чынлап икән.

      Әлмәндәр. Яшьрәк чагыңда яшьрәкләр кирәк иде сиңа. Картайгач – мин дә бик әйбәт. Ныклап