Батырша. Замит Рахимов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Замит Рахимов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Литература 20 века
Год издания: 1992
isbn: 978-5-298-04233-8
Скачать книгу
гыйлем йорты Бохарагамы, әллә туып үскән бишеге Карышбашкамы?

      Егет күзләрен аягы астында гына ярсып-гайрәтләнеп аккан суга, аның өстендә көмеш чабаклар уйнавын хәтерләткән вак дулкыннарга төбәде. Зәйнең ашкынулы агышы бер мизгелгә генә дә тукталмый, мәгърибкә – Чулман иделенә таба омтыла. Мәгәр гомер дә шушы ярсулы Зәй суы мисалындадыр, дип фикер йөртте Абдулла. Анысы да агымсу кебек ага да ага. Нәүрүздән 1153 ел башлана әнә. Урыс елы белән 1740 ел дигәнең. Димәк ки, аның монда килеп гыйлем эстәп йөрүенә дә җиде ел тулды. Тайсуган мәдрәсәсендә сабак тыңлавын бу кадәр сузмаса да ярый иде яравын. Ул инде бишенче кышында ук кирәк гарәп-фарсыдан яки мөтәрҗимдә[5] булсын, кирәк кәлям шәрифтә[6] яисә шәригать кануннарында булсын, мөдәррисе Габделрахманны узып ук киткән иде. Алай да эчендәге йомшагы алынган кабак мисалында калмады остазы. Габделрахман елына өч-дүрт мәртәбәдән дә калмый Казан – Арча якларына бара, мәшһүр Габделсәлам ахунга сугыла. Һәр сәфәреннән яңадан-яңа китаплар, төрле фәннәрдән мәгълүматлар алып кайта вә, әлбәттә, үзе тапканнарны ихластан шәкерте белән уртаклаша. Шунысы хак: болар белән мавыгу баштагы еллардагы кебек даимлек таләп итми, шуңа да еш кына шөгыльсезлектән интегә Абдулла. Гомерне заяга үткәрмим дип, остазы канын яккан эштә ярдәмләште – хәттатлык кылып, берсеннән-берсе калын китапларны күчереште, сабагының бишенче елында ук яңа шәкертләргә сабак тыңлатыр булды. Вә ләкин асыл максаты – Габделрахман белгәннәрне күңеленә сеңдереп калу, гыйлемгә булган сусынын бастыру иде. Шулай дип, үзен үзе юата-юата, янә ике ел үтеп китте. Быелгысының да әнә җәүза-сабан ае узып бара. Башка шәкертләр инде байтактан туган ояларына – авылларына таралып бетте. Абдулланы да көтәләрдер, атасы Гали белән анасы Бибинур ялгыз башлары җир сукалап чиләнәләр булыр. Аның исә шушы Тайсуганнан, аны урап алган урам-әрәмәләрдән арынып чыга алганы юк. Китәр дә иде, алдагы юлы, мәсләге ачыкланмаган. Кая алып китәрләр аны даладагы тынгысыз юллар?

      Карашын алгарак, аръяк ярга күчергән иде – имәнеп китте Абдулла, башы кызышып, шытып килгән чәчләре кымшанышкандай булды – каршы якта нәни генә култыкта, акка саргылт бизәкләр төшерелгән күлмәк итәген күтәреп, тезеннән суда Тутыя басып тора. Егет тәмам ушсыз калды, хачка табынган кяфер сыман, каршындагы манзарага карап катты. Шул рәвешле, мизгел үттеме, әллә мәңгелекме, берзаман исенә килде егет. Күңел күзе беләнрәк бакса, култыкта Тутыя түгел, былтырдан калып корып кипкән бер оя камыш утыра, имеш, Абдулланың йөрәге чәнчеп, сыкрап алды. Тутыя! Аны һаман да Тайсуганнан җибәрми, Зәй буена тышаулап куючы асыл зат – озын торыклы шул сөрмә күз ләбаса!

      Теге чакны чолыклыкта очрашканнан бирле түшләре күлмәге астына кыстырылган кузы чикләвеге сыман бераз төртеп торган чандыр кыз аны көнен дә, төнен дә эзәрлекли башлады. Тутыя үзе түгел, аның су сөлегедәй зифа буе, иркә карашлы тирән күзләре тынгы бирми иде Абдуллага. Көндезгә чыкса, шул ак күбәләк сыман дәшмәс җан күренмәсме дип, сыныкка сылтау табып, бер тапкыр булса да остазы өенә сугылырга тырышты.


<p>5</p>

Мөтәрҗим – тәрҗемәче, тылмач.

<p>6</p>

Кәлям шәриф – мөселманнарның схоластик дин белеме системасы.