Батырша. Замит Рахимов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Замит Рахимов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Литература 20 века
Год издания: 1992
isbn: 978-5-298-04233-8
Скачать книгу
белә Абдулласы, әйткән-кушканны үти, үзең җитәкләп йөртсәң, бер генә хезмәттән дә җиксенми. Инде килеп, әйтми-дәшми тордыңмы, китабына кадала да дөньясын оныта. Сүз катучы булмаса, көннәр буена шул китаплары белән җенләнеп утыра. Эх, үзе ялгышты шул Гали. Укымаган кеше – сукыр кеше, дип, үзе белгәнне углына өйрәтте. Бик яшьли хәреф танып, хәтта яза башлады Абдулласы. Мәчет каршындагы мәктәпкә йөри башлагач исә, тәмам галим булды. «Мостафа мулланың үзеннән дә уздыра икән», – дип сөйләделәр авылдашлары. Ә ул, тиле, шуңа шатланып йөрде, улым мулла була, дип куанды.

      Анысы ярый инде, Мостафа мулладан сабагын алган – беткән. Тайсуган мәдрәсәсенә җибәрәсе калмаган диген син аны. Ярый иде әле шунда, кушканны булса да эшләп тора иде. Болай исә кышына бер күзгә күренми. Инде сукага төштеләр, менәтерәк. Ә Абдулла юк та юк, хәерсез.

      Шул рәвешле, үзен үзе, улы Абдулланы битәрли-битәрли җир сукалап маташкан Гали озын буйлы, киң җилкәле егетнең җир башына килеп туктавын абайламады да.

      – Атай! Алла куәт бирсен, атай!

      Гали атларын туктатты, кулын аксыл кашы өстенә куеп, юлга таба борылды.

      – Исән-аман гына кайттыңмы, углым?! – Ул, җир башына чыгып, үзеннән ике тапкыр диярлек калку Абдулласы белән күреште дә шундагы ялгыз туйра төбеннән тәпән тартып чыгарды, улына әйрән салып бирде. – Анаң да урманнан чыгар хәзер, аш салып җибәрер.

      Абдулланың җәйге тәнәфесе шул көннән башланды да инде. Буразнага күңеле ятып бетмәсә дә, көч куеп эшли торган эшне сагынган иде егет. Кинәнеп пар ат белән җир сукаларга тотынды. Әмма икенче кат әйләнергә өлгермәде, бер кочак ботак-сатак күтәреп, урманнан анасы килеп чыкты. Ул имән ботакларын җир башындагы туйра янына ташлады да, бала итәкле күлмәгенең итәкләрен җыя төшеп, улы катына йөгерде.

      – Улым, Апушым минем! – Ана үзе янында кечерәебрәк калган сыман тоелган Абдулланы кочып алды. – Җитте! Бүтән җибәрмим! Быел көздән дә калмый үләнерсең, улым, боерган булса.

      – Өлгерер, өлгерер камыт кияргә, – дип куйды атасы кырыс кына.

      Шуннан инде өенә кайтып тормады Абдулла, иртәдән кичкә кадәр җир сукалады, агач тешле тырма белән атасы сипкән орлыкларны күмдерде. Бабасы Мәзгытдин патшага хезмәт итеп алган җирләре шактый гына булса да, өчәүләп тотынгач, кыр эшләре әллә кая бармады тагын. Борайны, борчакны һәм солыны чәчеп бетергәч, авылга мунча керергә кайттылар. Тары белән карабодайны чәчәргә иртәрәк иде әле.

      Мунчаны кайткан көнне үк ягып керделәр. Иртәгесен улының исән-имин кайтуы хөрмәтенә авылдашларын ашка җыярга булды Гали. Сабан өстенә дип симертелгән тәкә кояш чыкканчы ук чалынды, өйдә таң белән таба чыжлый башлады, тирә-якка май исе таралды.

      Өйләдән соң кунаклар җыелды. Карышбашның барлык могтәбәр ирләре дә, мулласы белән мөәззине дә бар иде монда. Бәләкәй Галинең бу кадәр зурдан кубуы юкка түгел иде, әлбәттә. Авылның аксакалларына улының гыйлемлеген күрсәтеп, масаерга иде исәбе. Шуңа да токмачтан соң ук егетнең кулына Коръән китереп тоттырды.

      Уку – иң яраткан