Батырша. Замит Рахимов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Замит Рахимов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Литература 20 века
Год издания: 1992
isbn: 978-5-298-04233-8
Скачать книгу
елда Татищевны алыштырган Василий Алексеевич Урусов вакытында хәл тагын да мөшкелләнә: халыкка күмәк гаризнамәләр язу тыела, восстаниегә катнашучы тарханнар ул олы исемнән мәхрүм ителә, волостьлардагы старшиналар, ясавыллар, йөзбашлары, писарьлар мишәрләрдән куела, авылларда унбашлары билгеләнә, кешеләрнең бер урыннан икенчесенә күчеп йөрүен чикләү өчен, авыллар һәм аларда яшәүчеләр саны күрсәтелгән төгәл исемлекләр булдырыла, теләсә ничек йөрү, хәтта ауга чыгу, корал йөртү, патша администрациясе катнашыннан башка килешүләр төзү тыела, алачыклар ябыла.

      Әлеге чараларны тормышка ашыра бару, ниһаять, төбәкне патша администрациясе контроле астына кую, вакытлыча булса да баш күтәрүчеләрне авызлыклау мөмкинлеге бирә.

      Провинциянең Себер юлындагы Карышбаш авылы белән Казан юлындагы Тайсуган арасында җиде ел рәткә киләп сарган Абдулла, хөкүмәт политикасының бөтен нечкәлекләрен аңлап бетермәсә дә, бу яклардагы яман хәлләрнең барыннан да хәбәрдар иде. Кешедән ишетеп кенә дә түгел, халаекларның аяныч хәлен үзе күреп торды, колак-борыннары кыркылган бичараларның көтү-көтү сөргенгә сөрелүләренә шаһит булып, йөрәге сыкранды, авыллары урыннарында шомлы караңгылык булып көл-күмер генә калган мескенкәйләрне кызганып, эченә кан сауды, бер телем ипигә зар-интизар сабыйлар күз алдына килеп, төннәр буе елады. Бу кара көннәр үтәр, үтәр, дип көтте Абдулла. Тик аңа килеп ирешкән хәбәрләр һаман да берсеннән-берсе хәсрәтле иде. Әнә бу язда ишеткәннәре дә җан әрнеткеч. Төбәктә коточкыч йот башланган. Бер тамакларын туйдыру өчен, бәндәләр газиз балаларын саталар икән. Өстәвенә татар-башкортлар янә атларга атланганнар, байтүрәләр өстенә ташланганнар. Башлыклары Карасакал тәхәллүсе йөртүче ниндидер бер хан, имеш. Кан кою кайчан туктар да, дөнья кайчан иминләнер? Хөр, иркен далада яшәүче бу халаеклар рәхәт күрерләрме бер?! Ә качаклар бәхет эзләп шул якка агыла да агыла әнә. Нишлисез сез, мөселман кардәшләр? Анда сезне кан-яшь, ач үлем көтүен белмисез булыр?!

      Җилкәсенә кемдер кагылудан тетрәнеп куйды Абдулла. Борылып карарга өлгермәде, колагы төбендә үк остазы Габделрахманның көр тавышы ишетелде:

      – Моңаясыңмы, Баһадиршаһ? – Ул, дустанә сүзе барын сиздереп, шәкерте янәшәсенә чирәмгә утырды.

      – Моңаерга туры килә, хәзрәт. – Егет, читкәрәк шуышып, аңа илтифат күрсәтте. – Егерме биш тулды: юл сайланмаган, мәсләк ачыкланмаган.

      – Ачыкларга бик вакыт югыйсә. – Мулла, эшләпәсен салып, аны нәзек бармаклары белән сыпыргаларга тотынды. – Сайлаган – сазга, очраган – базга, диләр. Шул Габделсәлам ахун мәдрәсәсенә бару мәслихәт булыр, шаять.

      Икесе дә тын калып, ярсып-ыргып, үзенә бер моң белән аккан Зәйгә карап утырдылар. Су өстенә офык аллыгы төшеп, аны әкияти бер көзгегә әйләндергән иде.

      – Әллә соң Бохарага юл чыгып караргамы, хәзрәт? – дип куйды Абдулла сагышлы гына.

      Габделрахман ялт кына урыныннан торды, ачулангандай бераз таптанып торды