Батырша. Замит Рахимов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Замит Рахимов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Литература 20 века
Год издания: 1992
isbn: 978-5-298-04233-8
Скачать книгу
да кагылыр микән ул, әллә читләтеп үтәрме аны? Кагыла калганда, кем ягына басып сугышыр Абдулла? Халык ягында, билгеле. Ләкин аларның каршы яктагылары да халык лабаса. Алары да күктән төшмәгән, җир асты патшалыгыннан чыкмаган. Патша ягындагыларның да һәммәсе түрә дә алпавыт түгел лә. Әнә ич, картлар сөйләгәнгә караганда, аның ата-бабалары – мишәрләр – гел патша яклап сугыша торган булганнар. Димәк ки, аның да урыны патша гаскәрләре рәтендә. Кулы барырмы аның, әйтик, шушы Гарифҗанга ук атарга? Юк, Абдулланың патша чирүендә буласы килми. Ошбу Гарифҗаннар, Килмәк абызлар якынрак аңа. Уф, буталып бетәрсең монда… Кинәт ул үзен акбүз атка атланган яу башлыгы итеп тойды. Кулында булат кылыч та тимер чукмар, аркасында яны[3] -садагы. Менә ул гайрәт белән дошманнары өстенә ташланды, ниндидер Тәфтиләүнең башын чабып төшерде…

      Әллә ярсып аккан елга, әллә язгы кояшлы көн, әллә инде Гарифҗан сөйләгән вәсвәсәле сүзләр, чыннан да, аның күңелен җилкеткән иде. Йөрәге никтер ярсый, каядыр ашкына, дулый, егетне көрәш кырына әйди. Шул халәтенә чыдый алмый урыныннан сикереп торды да сүзчән йорт хуҗасы Гарифҗан янына ашыкты.

      Ул кайтып кергәндә, Гарифҗан туры түшәм астында каен киртәсе каезлап маташа иде. Аягы астында күгәреп беткән ике сөңге ята, саплары мурып-череп беткән. Төшенде Абдулла: хуҗа кеше сөңгеләренә яңа саплар әмәлли иде.

      – Кайттыңмы, шәкерт? – дип каршылады аны Гарифҗан. – Ә мин менә үземә эш таптым әле.

      – Кирәк булырлар дисеңме?

      – Яу була калса, берәүне дә читләтеп узмаячак: теге яккамы, бу яккамы кушылырга мәҗбүр итәчәк. Безнең әҗемнәр болачылар ягына чыкмакчылар.

      Абдулла икенче балта сорап алды һәм саплыкларның икенчесен каезлый башлады. Гаҗәп, эш дигәнең, кан коюлы корал ясауга карамастан, җанны тынычландыра иде. Шуңа күңеле булып, егет хуҗаның сөңгеләрен дә саплашты, абзардан тирес тә чыгарышты, чоланның череп беткән түбәсен яңа кабык белән ябышты. Шулай итеп, биш-алты көн үтеп тә китте.

      Арба юлы төшмәгән иде әле төшүен. Барыбер юллар кипкәнне көтмәде Абдулла. Җәяүлегә аларның кирәге шулкадәр генә. Юл буендагы чирәмлекләр инде тәмам җилләп, яшәреп киләләр иде. Аягына күн итеген киеп, җиләне белән тирәли бүреген биштәренә салды да юлын дәвам иттерде. Бу якларда даны чыккан Уфага җитәргә ике тәүлек кенә калган иде инде. Икенче төнен Агыйдел буендагы бер авылда кунды.

      Көймәче яллап, Агыйделне кичүгә, колагына чаң тавышы килеп керде. Текә үрне күтәрелүгә, тавыш тагын да гайрәтләнде, ниндидер хәвеф-шом булып йөрәкне сыкратты. Кала үзәгенә якынлашкан саен, халык төркеме куерды, атлар ишәйде, мондагы ыгы-зыгыга һич исләре китми «сагыз чәйнәп» торган дөяләр күренде. Ул да түгел, бөтен тирә-юнь гаскәриләргә күмелеп калды. Йөзләрчә җайдак һәм кызыл якалы мундир кигән драгуннар арасында мишәр яугирләрен танып алды Абдулла. Ул әле монда ни барын белми, шулай да зур бер вакыйгага әзерлек икәнен чамалый иде. Оренбург походының кузгалуыдыр, мөгаен, дип уйлап алды һәм бер читтәрәк


<p>3</p>

Ян – җәя.