Җан сөенече. Роза Мулланурова. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Роза Мулланурова
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 2018
isbn: 978-529-803553-8
Скачать книгу
Кәримә укытуын ташламады. Кызлары, аннан уллары туды. Укытучы акчасы белән стипендиягә яшәп, тормышның очын очка ялгау җиңел булмады. Дөрес, булганына шөкер, дип, кул кушырып утыра торган ир түгел ул. Табигать мәһабәт кыяфәт, чичәнлек кенә түгел, тырышлык, дәрт-дәрман дигәнен дә кызганмаган. Яшь аспирант студентларга дәрес бирә башлады. Студент кызлар аның артыннан өерелешеп йөри. Ул канәгать.

      Ә вакыт уза, үкчәгә баса-баса, фәнгә яшьләр килә! «Синең генә авыл дип исең китә. Кандидатлык диссертацияңне якларга, доктор булырга кирәк!» Кәримәнең тыкырдатуларын гүя ишетми дә, җомга җитте исә, биштәрен барлый башлый Идрис. Беркатлы, түзем-сабыр татар җанлы авыл тарта аны! Эчкерсез әңгәмәләр яшәртә, яшәтә, һавасы килешә…

      Йокы… Татлы да соң йокы!.. Рәхәт-ләззәтле йокыдан мәхрүм шул Идрис. Хәер, Кәримәнең үзенә дә җитми ул. Их, бер онытылырга иде, изрәп, сәгадәтле йокы кочагында эреп, бар борчу-михнәтләрдән котылып, туйганчы йокларга иде! Ихтимал, көч-гайрәте кире кайтыр иде. Атна-айлар буе йокысызлыктан интеккән кеше генә аңласа аңлый йокы дигән сихәтле һәм дә татлы-ләззәтле халәтнең тылсым икәнен, никадәр көч-кодрәткә ия булуын.

      Таңда җил дә тына, кошлар чыр-чуы бер мәлгә басыла, бишегендә – бала, сөйгәне куенында газиз яр ойый, һәр күзәнәк, җан-тән ял итә. Йокы кочагында карун – байлыгын, гашыйк җан – мәгъшукасын, көчле үчен оныта. Җир өстенә, талгын гына канат кагып, төн хуҗа булып ала. Йокы… Татлы йокы… Идрис онытылып, рәхәтләнеп йокы кочагында оеп көч җыйсын өчен ул… Йә, ни-нәрсәсен бирер иде икән? Саулыгын, байлыгын, ярты гомеренме?

      Җил әллә исү юнәлешен үзгәрткән инде – азмы-күпме тынып торды да, өрәңге янә балконны шыкырдатырга тотынды.

      Кәримә, керфекләренә эленгән хәлсезлекне кулы белән сыпырып ташларга теләгәндәй, күзләрен уып торып басты. Бүлмә бөркү кебек тоелды. Ул сак кына балкон ишеген ачты. Җиңелчә халат бөркәнгән, йомшак башмак кигән килеш, әкрен генә тышка атлады.

      Йолдызлар да, ай да күренми. Күкне, җирне аксыл томан сарган. Тиздән таң атар, яңа көн башланыр. Нинди булыр ул яңа көн? Йа Раббым, таң атканын күрү, яңа көнне каршылау нинди бәхет икәнен сырхау гына аңлыйдыр шул.

      Шулчак өрәңге чайкалды, тармакланган юан ботак балкон киштәсенә бәрелде. Кәримә комарланып аны эләктерде дә усалланып үзенә таба тартырга тотынды. Ботак көчле-нык иде, һич бирешергә теләмәде. Хатын, җан көче белән киерелеп, аны үзенә таба тартып китермәкче, көче җитсә-җитмәсә, каерып-сындырып ташламакчы иде. Әмма көчләр тигез түгел иде шул, ручка тотып дәфтәр тикшерүдән бушамаган нәзек беләкле укытучыга агач та карыша икән! Бирешмәскә теләп тартышуына Кәримәнең җен ачулары чыкты, тәрәзәгә бәрелеп ирнең тынычлыгын бозган таза ботакны җиңмичә тынычлана алмаячак иде ул. Менә кулы белән тотынган чи ботак шартлап сынды, кәүсәсеннән аерылды. «Әһә, була бу!» – дип, хатын сөенергә өлгермәде, икенче кулы белән ябышкан ботак та кулдан ычкынды – сынган җире халат җиңен эләктереп өлгерде. Кәримә аягы шуып идәннән аерылуын һәм коточкыч караңгылык өстендә