Җан сөенече. Роза Мулланурова. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Роза Мулланурова
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 2018
isbn: 978-529-803553-8
Скачать книгу
– дигән булды Зәрия. Әгәр ул икәнен тәгаен белмәсә, әйтик, урамда очратса, мөгаен, танымый да узар иде. – Олыгаеп киткәнсең диимме?

      – Егет үзе картаймаса, дөнья картайта икән! Син дә… Юк, син – шул ук. Зәрия!

      – Толымың гына юк, дип тә өстә инде.

      – Өстәмим, син болай да… гүзәл. – Гадәттәгечә, йөз тапкыр күргән Яңа ел фильмнарын йөз дә беренче кат карарга дип телевизор каршына тезелешкән кунакларга карап, хуҗа кулларын чәбәкләп алды. – Әй, җәмәгать, кузгалыйк! Кыш бабай килеп җитә ич! Урамда чыршы көтә – әйлән-бәйлән уйнарга. Әнә утларын кабыза! Нинди матур ябалак-ябалак кар ява! Кыш бабай әвәлисезме, Кар кызымы, кар атышлы уйнап юанасызмы – ирек! Бияләй кияргә генә онытмагыз тик.

      Шуны гына көткәндәй, дәррәү кузгалып, кунаклар киенергә тотынды. Хуҗа, кунаклар арасында эреп юк булырга әзер Зәриянең кулыннан тотып алырга өлгерде. «Ашыкма, – диде пышылдап диярлек. – Чыга торсыннар. Өлгерербез – соңрак!»

      Соңрак икән соңрак!

      – Ничек, үзгәргәнме авыл? Хәер, танымасаң да гаҗәп түгел. Иске Карамалы юк бит инде. Бу авыл – Югары Карамалы. Рита әйткәндер инде, – дип сүз башлады ир.

      – Юк! – диде Зәрия, гасабиланып. – Беркем бер сүз әйтми. Гүя песи баласын урманга илтеп адаштырырга исәпләре. Сер эчендә сер. Әйткән булсаңмы?..

      – Әйткән булсаммы… Әйтергә азапланган чаклар булды. Тыңладыңмы?

      – Сәер кеше син. Сәер идең, әле дә сәер.

      – Бәлки. Бер көн – Яңа ел киче хөрмәтенә генә ничәшәр ел буе тырыша-тырмаша, корылыкка бирешми үскән агачны кисеп чыршы бизәүчеләр сәер тоелмыймы? Ник әрәм итәргә агачны, дип уйлаган кеше бармы? Мин уйлыйм. Урманчы да түгел мин югыйсә, сунарчы да… Гомер буе иген үстерәм. Әмма, табигать хәзинәләре төпсез, бетмәс-төкәнмәс, дип, нык ялгышабыз ич. Җирана, Күк – һәммәсе әлегә безнең кешелегебезне сыный. Сабырлыгы чиктән ашса, су белән, ут аша да җәзалар ул.

      – Шул әллә кайчан билгеле хакыйкатьне исбатлар өчен чакырдыңмы мине?

      – Гафу. Мең кат гафу. Сәерлегем хактыр шул. Иң мөһиме һәрчак читтә кала. Хәтерлисеңме?.. Дүртенчегә күчәсе ел… Унбер-унике яшь. Мин бит әнисез үстем. Үги әни бар – завуч – начар кеше түгел иде ул. Ормады-сукмады, иркәләп сөймәде дә. Үземнең әнине бик аз хәтерлим. Озын, кара толымы гына истә калган. Ә толымыңа кызыгуым… Белмим. Үртәү түгел иде ул. Аңламадың… Кызлар чәч үстерми хәзер.

      – Толымны үстереп тә булыр иде, яшьлеккә юл ябык…

      – Ялгышасың. Яшьлек үтә, диләр. Үтми. Ул безнең белән – синең, минем йөрәктә; тик бер-береңне табу юлына үтә алмаслык киртәләр куймаска кирәк. Әйтик, яшьлеккә юллар юк, юл ябык, дип, үзеңне ышандырмаска…

      – Бу нәрсә? Мәхәббәт аңлатумы? Соңга калган үкенүме? Яшьлекне сагынумы? Бер-беребезгә тартылу балачакның садә мавыгуы булган да… беткән.

      – Беренче мәхәббәт шундый буладыр. Җавапсыз, нарасый. Яклауга мохтаҗ.

      «Бу кадәр хөрмәт барысы да миңа, бер үземәме?» – дип сорамый түзалмас иде дә… Гүя телне бәйли торган нидер бар. Белә ул ни икәнен. Кешегә чыккан кояшта кызынып утыра