Җан сөенече. Роза Мулланурова. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Роза Мулланурова
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 2018
isbn: 978-529-803553-8
Скачать книгу
утыра торган бабайга аркалана, дип йөз ертудан да оялмады. Барысы да үтте. Сынаулар узды. Чөнки «яратам» дип кычкырып йөрмәсәләр дә, араларында аңлашу бар иде. Әгәр өйләнешү коры исәп-хисапка гына корылса, тормыш сынавын үтүләре ай-һай четерекле бит! Хәер, килешеп-аңлашып бергә яшәгән еллар да гел шома эздән, уйнап кына тәгәрәде, дисә, ялганчы булыр иде.

      Җор телле, янып торган остазга гыйшык тотучы студент туташлар гынамы, купшы, кәттә ханымнар да Кәримәнең кытыгын китерүне дәрәҗә саный. Көнче күбәләкләр очкалап, Кәримә күңелсезләнеп йөргән чакларда, Идриснең шаярып әйтә торган сүзе бар иде: «Менә берзаман күзләр чибәрләргә төшми башлар, тешләр коелып бетәр. Синең кулыңа карап, манный боткасы пешереп биргәнеңне көтеп, өйдә генә утырырмын, яме! Шул чакта икебез дә бик бәхетле булырбызмы икән?» Икесе дә көлеп җибәрәләр, киеренкелек шуның белән юыла.

      Юраган юш килә икән. Кәримәнең кулына карап, манный боткасы пешереп биргәнен көтеп ятамы Идрис?! Картайганын, тешләре коелып беткәнен көтәргә дә сабырлыгы җитмәгәч…

      Монысы да сынаудыр ла. Чираттагысы… Һәм иң мәгънәсезедер, бәлки! Хәер, асыл мәгънәсен, бәлки, Кәримә аңлап-төшенеп бетмидер әлегә. Өрәңге ботагы кулыннан ычкынып китсә, атылган таш сыман аска ыргылыр. Өченче кат кына булса да, балконнан егылып төшеп исән калулары… икеле. Ычкындырмаска иде дә, өрәк аны аяусыз рәвештә тарта-йолка, аска сөйри. Ачы җил исә. Ботаклар, хәвефле пышылдашып, бәрелеп-сугылып, шом тарата.

      Кәримә икенче кулы белән тазарак-ныграк ботакка ябышырга тырышып җан тартыша. Шөкер, аягы такталар арасына нык кысылган. Гүя шул арата саклый, ычкындырмый әлегә. Иркенләп сулыш алсын да балконга тартылырлык көч җыйсын. Табар җаен. «Җан биргәнгә җүн бирер» дип юкка гына әйтмиләр ич. Иң авыр мизгелдә газиз ирен, сөйгән ярын ташлап калдырып аска очса… Юк, күтәрә алмас ул мондый сынауны! Ә упкын күзеннән – томанлы кара җирдән – аңа Өмет карап тора!

      Соңгы көчен җыеп, ничек кенә булса да рәшәткә читенә тотынып калырга өметләнеп, каурый кебек җиңел гәүдәсен, бер йомарлам итеп җыеп, эчкәрәк – балконга ташларга кирәк ич аңа!..

      Аягының чыдамаслык булып авыртуын тойды. Бер мизгелгә хәтта аңын җуйгандай булды. Әмма үзенең кара җирдә түгел, идәндә ятуын абайлап, шатлыгыннан тыелып кына көлеп җибәрде.

      Ул исән! Өрәк, әгәр булса, артка чигенде. Чигенми чарасы юк, Кәримә җиңде! Өрәкле түгелдер өрәңге, шатлык-кайгыларга битараф ич ул! Каен кайгыны җиңеләйтә, имән кешегә ныклык бирә, нарат тынычландыру сәләтенә ия, ә өрәңге – битараф! Тәрәзәгә бәрелеп йөдәткән ботагы каерылуга да!

      Ишекне сак кына ачып, сайгакларны шыгырдатмаска тырышып, өйгә узды. Аякның сызлавына чыдар хәл юк. Сынмаган булса да, ул биртелгәндер. Шешкән. Каймыктыруы хак, ләкин бу мизгелдә моның әһәмияте юк иде инде.

      Ул йоклап киткән!

      Йокы – тылсым бит ул. Тынычландыра, бәлзәм кебек тәэсир итә, савыктыра. Моны атналар буе йоклый алмый иза чиккәннәр генә аңлый, белә. Ятуга йоклап китә торган берәү дә аның нинди зур хикмәткә ия, олы бәхет булуы хакында хәтта