– Теләсә кайчан килеп йөрсен, әтисе тарафыннан үзен ташланган итеп хис итмәсен, – дип, ирен аптырашта калдырды.
Шуннан соң Әлфия аларда еш була башлады. Ул Хәйриягә, үз кызы шикелле кабул иткәнгә, «әни апа» дип тә дәшә башлады.
Әлфия белән аралашканда, Хәйрия үз балаларын исенә төшерә, үз куллары белән аларны иркәләп сөясе, тәм-томнар, бүләкләр тапшырасы килә аның. Шуңа да Айнурга уналты яшь тулгач, бер уңайдан Азатка да шактый суммада акча җибәрде ул. Бу көн аның өчен зур бәйрәмгә әверелде дә куйды.
Почтадан акча алырга чакыру кәгазен алгач, Ахияр аның кем тарафыннан һәм нинди уңай белән җибәрелүен шунда ук аңлады. Айнурның туган көне, шуның хөрмәтенәдер.
Рәхимә исә ниндидер фондтан акча күчерелгәнне белгәч икеләнеп калды:
– Беләм мин андый фондларны. Сәләтле балаларны әти-әниләреннән аерырга гына торалар. Үзебез дә кеше итә алабыз аны! – диде.
Күп тә үтми, аларга Фәридә шылтыратты:
– Миңа әле генә почтадан акча алырга кәгазь китерделәр, – диде ул да.
Почта хезмәткәре – яшь кенә бер кыз – Хәйрия белән Фәридәгә акча күчергән хатынны хәтерләп калуын әйтте.
– Элегрәк күргәнең бар идеме?
– Мин аны еш күрәм. Аның монда газета-журналлар өчен абонемент ящигы бар. Кайсы номер икәнлеген генә белмим. Тик ул аларны алырга үзе сирәк керә. Бүтән кешеләр ала торгандыр.
– Исем-фамилиясен хәтерләмисеңме?
– Сер булып каласы килгән кеше теләсә кайсы исемне әйтә ала.
– Әйе шул.
Кыз елмайды.
– Ә мин сезне бик яхшы беләм, Рәхимә апа. Сез минем беренче укытучым бит, – диде.
Хәзер ул хатынның почтага кабат килгәнен генә көтәсе калды.
Рәхимә белән Фәридә берничә көн почта бүлеген чиратлап сагаладылар. Ләкин теге хатын күренмәде…
Ахияр да вакытын бушка үткәрмәде. Хәйрияне кайдан табып буласын ул, әлбәттә, белә иде. Бүгенгә кадәр батырларча үзе белән элемтәгә кермәве ирнең бераз күңелен тырнаса да, вакыйганың болай барышыннан ул канәгать иде. Хәер, алар башта ук шулай килешкәннәр иде ич.
…Ахиярның Рәхимә янына ашыгуы иде. Ул әле бер, әле икенче машина астына керергә омтылган кызны шунда ук таныды һәм аның янына ук килеп туктады.
Хәйрия дә Ахиярны танып алды һәм, яшьләренә буылып:
– Ниләр эшлим? Бу бәладән башкаемны кайларга алып качыйм? – диде.
…Алга таба Ахияр Хәйриянең һәр адымын диярлек белеп-ишетеп торса да, шул вакыйгадан соң алар бүтән очрашмадылар. Почта аша килеп ирешкән акчалар ир уртасын кабат үткәнгә кайтырга мәҗбүр итте, һәм ул Хәйриягә шылтыратты. «Бу – мин, Ахияр» диюгә, ханым коелып төште. «Күрешмәгәнгә ничә ел… Нәрсә әйтергә тели ул?»
– Безгә сөйләшергә кирәк…
– Нәрсә турында?
– Үзең беләсең. Телефоннан сөйләшә торган сүз түгел.
Хәйриянең Ахияр белән озаклап сөйләшәсе, күңелен бер бушатасы килә. Ләкин хисләргә ирек бирергә