Моң. Сәмига Сәүбанова. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Сәмига Сәүбанова
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 2016
isbn: 978-529-803193-6
Скачать книгу
рәхмәтле генә булыр. Соңыннан барысын да аңлатырлар.

      Хәйрия Рәхимә паспорты белән хатын-кызлар консультациясенә исәпкә басты. Тик Рәхимәне алдан хәзерли алмыйча калдылар, сабый, әллә табиблар, әллә Хәйрия үзе ялгышты, вакытыннан алда туды.

      Ә инде берничә көннән диплом алырга килгәч, үзенең кисәк кенә ябыгып китүе белән кызыксынучыларга:

      – Әнием авырды, шуңа бик нык борчылдым, көне-төне баш очында саклап утырдым, – дип аңлатты.

      Кыз тормышын яңадан башларга, бүтән мондый хата ясамаска уйлады. Тик көтмәгәндә Җаббарның кабат аны эзләп табуы гына бөтен планнарын чәлпәрәмә китерде. Баланың үле тууын әйтте. Җаббар ышанды да, ышанмады да кебек.

      Ә үзенең юкка чыгып торуын исә егет чит илдә командировкада булуы белән аңлатты. Мондый китеп-югалып торулар алга таба да булачак, дип өстәп куйды.

      Хәйрия аны бүлдермичә генә, һәр сүзенә нык ышанган кебек булып тыңлады.

      Ә бит үзен җинаятьче дип уйламассың да. Тыштан караганда йомшак кебек тоелган егетнең карашы тора-бара үзгәреп китүе кызның тынычлыгын алды. Төн уртасында шикле кешеләрнең шылтыратуы, атналар буена югалып торулар да өстәлде.

      – Нишлисең, эшем шундый. Аягың шакылдамаса, авызың чәпелдәмәс, аның каравы, безнең синең белән бал-майда йөзәр көннәребез алда әле, – дип кабатларга яратты.

      Мул тормыш вәгъдә итсә дә, Хәйрия йөрәгендәге садә хисләр тапланган, хәзер Җаббарга карата булган мөнәсәбәте бер җилбәзәк кыз мөнәсәбәте түгел инде. Авызы бер пешкәннән соң, суык чәйне дә өреп кабарга өйрәнгән иде ул. Ләкин ташлап китә дә алмый үзен. Чөнки Җаббар:

      – Син минеке генә! – дип кабатлап үзәгенә үтә. Моны әйткәндә, сүзләреннән котып салкыннары сизелеп куя…

      Зур-зур гаепләр ташланып та, Җаббар ни өчен иректә йөри – һич аңлашылмый. Аннан качып та котыла алмый. Дөнья читеннән эзләп табачак…

      Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, ул кабат балага узды. Хәйрия котылу юлларын эзләп карады. Нәкъ менә шул көннәрдә җинаятьчел юлда йөргән Җаббарны атып үтерделәр. Хәйрия тынычланды, куркыныч, авыр йөктән арынды һәм балага да гомер бирергә теләде.

      Менә ул караңгы бер төндә кабат ир бала тапты…

      Ә иртә белән бөтен йортта шау-шу: Фәридәләрнең өенә яңа туган бала калдырып киткәннәр. Ишек төбендә дә түгел. Ышанганнары ышанды, ышанмаганнары – юк. Күктән төшкән бу сабыйга аеруча сөенгәне Фәридә булды…

      Шушы хәлләрдән соң күп еллар үтте. Хәйрия дә зур дәрәҗәгә иреште. Тормыш итәргә башкалардан бер ягы белән дә аерылып тормаган иргә кияүгә чыкты. Иренең балалар яратуын белсә дә, бүтән бала табарга йөрәге җитмәде.

      Ә ташлап киткән балалары өчен үзәге өзелсә дә, ул аларны күрмәскә үзендә көч тапты. Әниләре белән дә очрашырга сәбәп эзләмәде.

      Тик соңгы вакытта ниндидер бер көч аны йә Азат, йә Айнур яшәгән ишегалдына алып килә иде. Рәхимә аны шулай очратты…

* * *

      Хәйрияне тану белән, Рәхимә уйга калды. Ни кирәк аңа бу ишегалдында? Нигә ул Рәхимәне күргәч сискәнеп китте? Рәхәтләнеп сөйләшергә җай чыкты ич. Ни дисәң дә, курсташлар, бергә укыдылар. Бер бүлмәдә дә яшәп алдылар, бер