Хокук сакчысы баш врач бүлмәсенең ишеген шакыды. Кергәч:
– Менә, качкынны кабул итеп алыгыз, – диде.
– Мин беркая да качмадым.
– Чемоданнарын тутырып тора иде.
– Мин бүген диплом алдым. Ирем янына китәргә әзерләндем.
– Ирем дә бар, ди бит әле, оятсыз!
– Әй-яй-яй, Латыйпова! Алай ярыймыни инде? Бала кирәкмәгәч, башта ук әйтәләр аны! Андый балаларга беләсезме күпме чират!
– Нинди бала? – Рәхимә сүзнең ни турыда барганын аңламаудан гаҗиз иде. – Минем бернинди дә балам юк.
– Паспортыгызны да алып тормагансыз. Кирәк түгелмени?
– Паспортым да үзем белән. Менә карагыз.
Рәхимәнең паспорты югалган иде шул. Яңасын юнәтте. Димәк, аның паспортын урлаганнар.
Баш табиб кызның паспортын җентекләп карады.
– Чынлап та шулай… Сәер… Берни аңламыйм… – диде һәм телефоннан кемнедер чакырды.
– Гайния Исламовна! Керегез әле… Аңлашылмаучылык бар, – диде.
Гайния Исламовна дигәне дә аптырап кулларын җәйде.
– Юк, бу ул хатын түгел, – диде. – Исем-фамилиясе туры килә килүен…
Бераз вакыт интектергәч, Рәхимәгә хәлне аңлатып бирделәр. Аның паспорты белән бер хатын бәби тапкан һәм икенче көнне үк баласын да, паспортны да калдырып качкан.
Менә бит ничек килеп чыга: Ходай баланы тилмереп көткәнгә бирми… Ә Рәхимәгә бик тә кирәк бала… Өйләнешүләренә ике ел булды бит инде. Балага һаман да уза алмый… Югыйсә икесе дә сау-сәламәт.
– Сез безне гафу итегез… Сезгә китәргә мөмкин… – дигән сүзләр аны чынбарлыкка кайтарды.
– Кая китәргә мөмкин? – диде ул, аптырап.
– Балага документлар тутырырга кирәк булыр, – дип дәвам итте табиб. – Ичмасам, алмыйм дип кулын да куймаган. Кысыр гаиләләр сәламәт балаларны алырга чират торалар. Бу баланы да алырлар, ятим калмас.
Рәхимәнең башында уй өлгереп килә иде инде.
– Миңа да карарга ярыймы? – диде ул. – Мине әнисе дип яздырган икән…
– Идея бит бу! – Табибның йөзе яктырып китте. – Баладан баш тартам дип кул куйсагыз? Ул бит формально сезнеке… Юк анасын эзләп торганчы… Ник аптырап калдыгыз? Сез бит аңа яхшылык кына эшлисез. Язмышын җиңеләйтәсез генә. Ә болай кем ташлап калдырганын да белмибез. Хәер, карап торырга әнисе дә бик күркәм кебек иде диләр… Баласын ташлап калдырыр дип, берсенең дә башына кереп карамаган…
Сабый дөньяда бер гаме дә булмаганча йоклап ята иде. Аңа карагач, Рәхимәнең йөрәге сулкылдап куйды. Кулына алып, күкрәгенә кысты.
Ходай Тәгалә аларга күктән көткәнне җирдән бирде түгелме соң? Хәзер үк Ахияр белән сөйләшергә, киңәшергә… Аңа хәлне аңлатырга… Һәм Рәхимә, бер карарга килеп:
– Мин андый кәгазьгә кул куя алмыйм, – диде.
– Куймыйсыгызны беләбез лә… Аптыраганнан гына әйтүебез…
– Мин аны үземә алам. Кемдер минем балам булсын өчен шулхәтле тырышкан икән, ничек аңардан баш тарта алыйм?
Аны