Бәхетсез җаннар. Хәбир Ибраһим. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Хәбир Ибраһим
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 2018
isbn: 978-529-803559-0
Скачать книгу
чак кына кеше таптатмадым.

      – Ничек?

      – Карт әби… Трамвай юлыннан чыгып килә. Мин аңа сигнал бирдем. Юлдан чыгып өлгерер дип уйладым, ә ул, киресенчә, чайкалып китте дә артына утырды. Сумкасы, кулыннан ычкынып, рельс кырыена килеп төште, әбинең кибеттән сатып алган ризыклары трамвай юлы буйлап чәчелде. Кисәк кенә тормозга бастым, трамвай чинап әби каршына килеп туктады. Бераз гына…

      – Нәрсә?

      – …әби трамвай астында кала иде. Салондагы пассажирлар кабинам артына килеп өелделәр: кайсы кулын имгәткән, кайсы кашын ярган…

      – Үлүчеләр?

      – Юк… травмалар… җиңелчә генә… Ләкин ике-өч кеше директорга жалыбы язып кергән. Мине бүген директор чакыртты, ярты көн шуның каршында утырдым.

      – Синең гаебең юк монда, әби үзе гаепле…

      – Беләм…

      – Белгәч?!

      – Эштән киттем…

      – Ишеттем…

      Ләкин Динәнең эштән китүе дөрес хәл булып чыкмады. Ул, артык кызып, хискә бирелеп язган гаризасын кире алып, кабат шул «өченче» трамваенда калды.

7

      Шул арада Нариман бер кызык хәлгә юлыкты: ул авылга кайтып үлгән Шәмсегаян апаның улы Назыймны очратты. Авылдашлар булсалар да, алар бер-берсен бик начар беләләр. Назыйм авылдан иртә чыгып киткән. Атасы асылынган, анасы калага китеп адашкан. Ә иң гаҗәбе шунда: бу ир-ат Нариманнар яшәгән тулай торакта ялгызы гына көн күреп ята икән. Депода монтёр булып эшли. Аерылган. Кайчандыр ике балалы хатынга йортка кергән булган, хәзер шул хатыннан китеп, тулай торакка кире әйләнеп кайткан. Әйе, хатыннарыннан аерылган ирләрне совет заманында бары тик бер генә юл көтә: ул, яшәгән фатирын бушатып, тулай торакка кайтырга мәҗбүр. Закон бу очракта һәрвакыт хатын-кызны яклый, һәм ул, бәлкем, дөрестәдер – балалар күп очракта аналары тәрбиясендә кала.

      Назыйм нигәдер Нариманны үз итте. Авылдаш булганы өчен генә түгел, ә ничектер алар үзара уртак тел таптылар. Алар икесе дә – авылда туып, авылдан чыккан кешеләр, икесе дә, тормышны үзләренчә аңлап, үзләренчә яшиләр. Һәм алар шулай ук үзләренчә бәхетсез дә иде. Назыйм, шәһәргә китеп, монда әллә ни зур бәхеткә ирешә алмады. Ул, ялгышып, балалы хатынга йортка керде. Хатын аны, баштарак үзенә ияләштерергә тырышса да, соңрак, балалары үсә башлагач, мыскыл итәргә тотынды. Бала да табарга теләмәде. Соңгы вакытларда ул аңа хәтта исеме белән дә эндәшми башлады, «Колхозник!» дип кенә атады. Бераздан барысы да ачыкланды: беркая да эшләмәгән хатын базарда өрек сатучы берәү белән очраша башлаган икән. Назыймның аз хезмәт хакыннан канәгатьсез калган хатын Ленин башлы егерме бишлекләрне куен кесәсенә тутырып йөргән үзбәк егетен үз иреннән өстенрәк күрде. Яшереп кенә йөрсәләр дә бер хәл, инде ачыктан-ачык йөри башлагач, Назыйм бу хурлыкка түзеп тора алмады, вак-төяк әйберләрен җыйнап, беркөнне тулай торакка күчте…

      – Хатыннан уңмасаң юк икән инде ул! – дип көрсенде Назыйм. – Бәхетең генә түгел, тормышың да уңмый…

      Нариман буш вакытында аның янына кереп, авылдашы белән сөйләшеп утырырга ярата иде. Ләкин аның белән