Бәхетсез җаннар. Хәбир Ибраһим. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Хәбир Ибраһим
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 2018
isbn: 978-529-803559-0
Скачать книгу
бергә утырып ашыйлар, телевизор карыйлар, серләшәләр, урамга, кибеткә чыгып керәләр. Ә менә Динәсе сменага чыгып киткәч үк, аның җанын чиксез бер сагыш биләп ала. Ул, үз-үзен кая куярга белмичә, көннәр буе тинтерәп йөри, бер чыга, бер керә, вахтёр хатынның нервысында уйнап, гел «вертушка» тирәсендә кайнаша. Менә, ниһаять, төн уртасында Динә кайтып керә, ул инде арыган, талчыккан була, ашыгып, бер чынаяк чәй эчә дә ятакка ава. Көне буе хатынын көткән ир аны иркәләгәндәй итә, ләкин көннәр буе трамвай штурвалын тоткан хатын-кызга хас булмаган каты, нык куллар аны бу изге теләгеннән тупас кына туктатырга мәҗбүр булалар. Сөеклесенең кура җиләгедәй пешкән алсу иреннәре: «Иртәгә, җаным, иртәгә, яме!» – дип кенә эндәшәләр иде…

      Нариманның эшсез утыруы аның үзен генә түгел, инде Динәне дә туйдыра башлады. Ниһаять, бер белгән кеше аркылы аны сөт комбинатына эшкә урнаштырдылар. Нариман үзе дә каршы килмәде, һаман да хатын-кыз җилкәсендә утырып булмый бит инде. Эше җиңел түгел, билгеле, иртәдән кичкә хәтле конвейер каршында басып торырга кирәк. Хәер, мәктәптә укыганда, җәйге каникулларда ат җигеп, фермада тирес түккән, комбикорма ташыган егет бервакытта да авыр хезмәттән курыкмады. Сөт заводын ул колхоз фермасы кебегрәк кабул итте. Сыер савучы апаларның сөт бидоннарын шактый күп ташыды инде ул. Монда да шул: бер литрлы сөт шешәләрен унлап-унлап тимер тартмаларга тутырганнар һәм шулар конвейердагы транспортир буйлап бер цехтан икенче цехка күчәләр. Шуларны үз вакытында берсеннән икенчесенә күчерә барырга кирәк. Билгеле, ул зур кул көче сорый, ялкауларны, сыек куллы хөрәсәннәрне яратмый. Өендә һәр көн диярлек берәр потлы гер күтәреп уйнаган Нариман монда да үзен сынатмады, конвейер буйлап «йөзгән» сөт шешәләрен ата, бер-бер артлы икенче якка чөя торды. Егетне күзәтеп торган цех бригадиры да аның эшеннән бик нык канәгать калды. «Маладис, сынауны әйбәт уздың, егет, кал бездә, китмә!» – дип, аны аркасыннан сөеп мактады. Әлеге урынга юньле кеше табуы да бик авыр икән. Кем генә килеп, кем генә китмәгән моннан! Түзә алмыйлар! Акча эшлибез дигән булып, монда хәтта студент яшьләр дә килгәләгән. Әле яңа гына берсе килеп, шушы конвейерга басып караган булган, ләкин имгәнеп, чак кына тартма астында калмаган. Тартмалар бер-берсе өстенә килеп өелешкәч, конвейр туктаган. Шуннан соң бу җебекне җайлырак җиргә – каймак цехына күчергәннәр.

      Хезмәт авыр булса да, Нариман заводка эшкә урнашканына сөенеп туя алмады. Бер ай узгач, ул беренче хезмәт хакын алды. Динә мул итеп табын әзерләде, ире, үзе эчмәсә дә, хатынын сыйлау йөзеннән шампан шәрабы алып кайтты. Икәү генә утырдылар, башка беркемне дә чакырмадылар. Үзләренчә беренче хезмәт хакын юулары булды бу. Төнлә йокыга китә алмыйча, озак кына сөйләшеп яттылар…

      – Нариман, синең нинди дә булса хыялың бармы?

      – Хыял? – дип шаккатты ир. – Нәстә соң ул?

      – Хыял! Теләк!

      – Бар.

      – Нинди?

      – Минем машина аласым килә.

      – Шулмы хыялың?

      – Минем өчен бу