Көзге йолдызлар астында. Махмут Хасанов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Махмут Хасанов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 2017
isbn: 978-529-803380-0
Скачать книгу
киңәш, бер дә булмаса, өстәмә материаллар табып бирә алыр идем. Син Зарифның «Урман промышленносте» газетасында басылган мәкаләсен укыгансыңдыр бит.

      «Новаторлар трибунасы» дигән рубрика астында чыккан бу зур мәкаләне укыган иде Нияз. Шулай да бернәрсә дә әйтмәде, эчтән тынды. Ул бары тик үпкәләгән кыяфәт белән:

      – Тагын Зариф!.. – дип кенә куйды.

      Көлемсәр аның бу сүзләренә бер дә исе китмәгән төсле сүзен дәвам итте:

      – Гаҗәп матур фикерләр бар. Анда безнең леспромхозның бу яңа методны ничек производствога кертүе һәм ул методның нинди нәтиҗәләр бирүе конкрет фактлар белән исбат ителгән.

      Алар кайтып җиттеләр. Тәрәзәләрдә ут юк иде. Нияз, моны күреп:

      – Көлемсәр, әйдә, тагын бераз әйләнеп килик, – диде. Ниязның тавышында тирән моңсулык чагылып китте, Көлемсәрнең күңеле әрнеп куйса да, үз-үзен җиңеп:

      – Юк, Нияз, миңа вакыт, – дип саубуллашты да кызу-кызу атлап китеп барды.

      Нияз, бераз барганнан соң борылып, Көлемсәр ягына күз салды. Тәрәзәләрдә ут кабынды. Бакча рәшәткәсе аша үтеп сукмакка төшкән якты баганаларда Көлемсәрнең күләгәсе чагылып китте.

      Нияз, кимсетелгән кешедәй, эч пошуыннан нишләргә һәм кая барырга да белмичә, байтак вакытлар бер урында аптырап басып торды.

* * *

      Зариф соңгы вакытларда кичке ашны урманда яисә посёлок ашханәсендә ашый иде. Өйгә кайтырга күңеле тартмый иде аның.

      Бүген ул урманнан шактый иртә кайтты. Механика мастерскоена кереп, электролебёдка өчен ыргаклар ясарга заказ бирде дә ашханәгә китте. Ашханә каршында торган машинаның Выж Галләмнеке икәнлеген күп төялгән йөгеннән үк таныды. Ашханәнең пар бөркеп торган ачык ишеге аша Галләмнең кемнедер сүгүе ишетелә иде.

      «Исергән. Тагын эчкән…» – дип уйлады Зариф. Ни өчендер ул Галләмне жәлләп куйды. Әгәр дә Галләмнең матур гаилә тормышы булса, ул болай эчеп йөрер идемени соң?.. Һич юк. Аның бит андый тормышны күргәне юк…

      Зариф машинаның моторын капшап карады. Аның тәмам суынганлыгын белгәч, тизрәк радиатордагы суны агызды. «Тәки радиаторны шартлатасы икән, шайтан алгыры!» – дип, Галләмне дә тиргәп алды.

      Зариф ашханәгә кергәндә, Галләм тәмам сәрхушләнгән, кеше белән сөйләшерлек тә рәте калмаган иде.

      – Юк, сез җанымны кыйнамагыз. Җанымны гына кыйнамагыз… – дип, ул бар көченә өстәлгә суккалап алды. – Тупас сүзләрегез белән бәгыремне өзгәләмәгез, үзәгемне өзмәгез… Вознаграждение, бүләк ди бит, ә!.. Мин үзем бүләк. Үзәгемне өзгәләмәгез, мин үзем вознаграждение бирәм… – Галләм, хәлсезләнгән кулын куен кесәсенә тыгып, аннан учлап-учлап акча чыгара башлады. – Мә, ал, тыгын!.. Күпме кирәк?.. Йә, әйт… Әйт, дим мин!..

      Ул акчаларын өстәл өстенә чәчеп ташлады да тынып калды. Аннан соң тагын әрнүле тавыш белән мыгырдана башлады:

      – Минем җанымны гына кыйнамагыз… Эх, сез!.. Мин бит беркемгә дә тимим, бернәрсә дә сорамыйм. Кемем бар минем?.. Минем ун яшемнән бирле иркәләү сүзе, туганнар сүзе ишеткәнем юк… Бер генә туганым, бер генә якын туганым булсын иде. Эх-х!.. – Аның тавышы калтырап чыкты, йөзе көзән җыерган кебек