– Син дуамалланма… дулама, – дип сүкте Хәмитне Галләм. – Кайчан чебеннең, дулап, тәрәзә ватканын күргәнең бар?!
Зариф, узган елгы шушы вакыйганы исенә төшереп, ирексездән әле генә машина киткән якка борылды. Кара, ничек элдерә! Артыннан куалармыни…
Зариф машинасын олы юлга чыгарды да газ өстәде. Мотор күңеллерәк гөрелди башлады. Яңадан уйлар, уйлар…
Нигә соң Көлемсәр шушы көнгә кадәр, Зарифның күзләренә туп-туры карап: «Хәзер мин сине сөя алмыйм, мин бары тик Нияз, Нияз белән генә бәхетле була алачакмын», – дип әйтми?.. Соң, Зариф бит үзе дә Көлемсәрнең бәхетле булуы өчен гомерен дә кызганмас иде. Көлемсәр үзе дә моны белергә тиеш бит. Тормышны болай дәвам итәргә мөмкин түгеллеген алар үзләре дә аңларга тиешләр ич. Бу бит күрәләтә көлү, мыскыл итү… Көлемсәр дә кемне-кемне, ә Зарифны алай алдаламаска, аннан көлмәскә тиеш иде ич. Юк, юк!.. Алай итәргә аның бернинди дә хакы юк. Ләкин Көлемсәр бәхетле булырмы соң?..
Бу уй күптән инде Зарифның җанын тырный иде. Җитмәсә, тагын Нияз да җилбәзәк кешегә охшый. Бер чәчәктән икенчесенә күчеп йөргән күбәләк сыман тоела. Бу уй Зарифны аерата газаплый иде.
Нияз диплом язарга дип килгән иде бит. Соң язсын иде дипломын. Рәхәтләнеп эшләсен иде. Кирәксә, Зариф аңар кулдан килгәнчә ярдәм итәргә дә әзер. Тик эш белән генә мәшгуль булсын иде… Диплом язарга дип килүчеләрне беренче тапкыр гына күрүе түгел бит Зарифның.
Әле дә хәтерендә аның, иске лесхоз посёлогында торганда, берәү, шулай диплом язар өчен, материал тупларга дип килгән иде. Чандыр гына, озын буйлы, бик мәзәк, гаҗәеп сәер кеше иде. Дөньяда аның өчен бары тик усак агачы гына агач иде: ул иң кирәкле дә, ул иң кыйммәтле дә, ул иң затлы да…
Егет Татарстанда усак агачларының төрләре, селекциясе, генетикасы, туфрак һәм климатка булган таләпләре, хәтта тышкы күренешләре турында бик күп материал туплаган иде.
Зариф егетне үчекләү нияте белән юри генә усак агачын иген арасында үскән чүп үләне белән чагыштырган иде. Тегесенә җитә калды, Зарифка каршы төшеп кенә калмады, бөтенләй күтәрелеп бәрелде. Гадәттәге утын сатып алучылардан башлап агачны чимал итеп кулланучы химия комбинатлары, башка төр завод-фабрикаларның хуҗаларына кадәр усакка дошман итеп караулары турында ачынып сөйләп китте.
Элегрәк усакның хәле тагын да аянычрак булган, ди. Аны һәркайда юк итү өчен көрәшкәннәр, аны бетерү турында циркулярлар язганнар. Хәтта усак агачын юк итү чаралары уйлап тапканнар…
Егет, кызып китеп, тирән тарихка сикергән иде, элек-электән алып бабаларыбызның бабалары усактан күпме өйләр, келәтләр, амбарлар салулары турында, дранча телеп күпме түбәләр ябулары, усак агачыннан күпме мичкә, кисмәк, агач көрәкләр, савыт-сабалар һәм башка бик күп, бик күп әйберләр ясаулары