Карабәк. Каенсар (җыентык). Вахит Имамов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Вахит Имамов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 2013
isbn: 978-5-298-03543-9
Скачать книгу
еллар буе хан булып утырса, безнең эшләр харап». Менә шундый уйлар белән пошаманга калдык. Ә бу, ике дә уйламый, төш җиткәнче түшәктә гырылдый, аннары кич буена, төн буена эчә. Хәтта Аксак әмир дә сәрхуш Тимер Мәликкә каршы яу кылып йөрүдән хурланган, дүрт төмән гаскәрен Туктамыш кулына ташлап киткән. Ни галәмәт, исерек хан кул астында яуга ташланып, бу бәрелештә дә җиңүгә ирештек әле без. Туктамыш нибары иллеләп нәүкәре белән генә яуны ташлап кача алды. Тимер Мәлик Туктамышның башы өчен бер мең елкы вәгъдә иткән иде. Җайдакларыбыз аны илле чакрым куды. Ләкин Аксак әмир Туктамышка гарәп чаптары бүләк иткән булган, безнекеләр андый аргамакны тота алмый кайтты.

      – Могҗиза, әкәмәт бу, – дип, учы белән тезләренә суга-суга гаҗәпләнде Карабәк. – Туктамышка нинди генә фәрештә шулай ярдәм итте икән?

      Хәсән дә кул селтәде.

      – Белмим инде, белмим. Мәгәр моны саклап йөртүче фәрештә, асылда, бардыр. Өч тапкыр гаскәр туздырып кайткан Туктамышка Аксак әмир дүртенче кат чирү бирсен әле! Могҗиза инде, валлаһи, могҗиза, син хак әйтәсең. Күз алдыңа китер. Җитмеш сигезенче елның азагында Туктамыш Күк Урда өстенә дүртенче кат килгәч, түземе коргаксыган Сауран кирмәне ак әләм күтәрде бит! Каладагылар, кырга чыгып, Туктамышка бигать китерделәр. Аксак әмир гаскәренә Сауран чирүе дә кушылгач, Сыгнак каласы озак һөҗүмнәргә түзә алмады. Каладагы бәкләр Тимер Мәликне, арканнарга бәйләп, Туктамыш кулына чыгарып бирде, ә ул аны ике дә уйламыйча бүкәнгә озаттырды. Тимер Мәлик Балтыкчы бәкнең кызын хатынлыкка алган, шуңа күрә кияү-хан аны бәйләрбәк итеп куйган иде бит. Мондый дәрәҗәгә менгәч, билгеле ки, Балтыкчы бәк тә Тимер Мәлик ягында сугышларга керде. Туктамыш каршына бауларга чорнап китергәч, Балтыкчы би, газиз кызы белән киявенең абруйларын сакларга тырышып, яңа хан алдына тезләнеп, бигать китерүдән баш тартты. Меңәрләгән инсаннар каршында, үзәк мәйданда бит. Шуннан Туктамыш, котырынып, ятаганын суырып чыгарды да Балтыкчы бәкне икегә телеп атты. Булачак кияве Идегәйнең әтисе менә шул инде ул… Һәм иң гаҗәбе – Балтыкчыны чапканда, Идегәй шунда, дилбегә буе аралыкта гына басып тора иде… Үз күзләре белән күрде барысын да…

      Карабәк шактый вакыт башын тотып утырганнан соң гына телгә килә алды:

      – Минем башыма сыймый. Үзенең әтисен кылыч белән чапкалап үтергән катыйльнең кияве булырга ризалык бирү өчен нинди соран, нинди җансыз бүкән булырга кирәк икән? Шул катыйльнең кызын ничек кенә назлап, сөеп булсын?! Минем өчен коточкыч кыргыйлык, монафикълык бит бу! Ничек инде? Үз атаңны сату, аяк астына салып таптау мөмкин эш түгел ләбаса!..

      – Күреп торасың бит, иң якыннарын да сата, таптый ала аның ише җаннар, – дип фикер уртаклашты Хәсән, ә үзенең тавышы сүнеп торган учак өстендәге казанныкы төсле тонык чыкты. – Ләкин Идегәйгә үз җаны кадерлерәктер дигән сүз генә түгел бу. Уйлавымча, аста соранлык, мәкер һәм дә зәһәр утлы өмет яшеренеп ята.

      – Бабасы, ягъни Туктамыш урынына үрмәләргә ният итүен күз алдында тотып әйтүеңме?

      – Әйе, тәхеткә дә өмет итүе бар.

      – Анысы