– Син хәзер мәңгегә минеке, тик минеке инде! – дип пышылдады ул, ут капкандай, тиз-тиз сулыш ала-ала.
Аннары әмирнең иреннәре кызның колак очларына, иңбашларга, муенына, ике пөхтә ими арасына очып күчте. Җиргә тезләнделәр. Зәңгәрсу алъяпкыч, яшькелт күлмәк, аксыл итәкләрнең җиргә шуышып төшүен дә һичкем шәйләмәде. Тездән узган үлән искиткеч тә хәтфә, шундый кайнар иде, ул ике ярны юрган-ястыклар шикелле җәелеп кочагына алды. Кызның аккош канатыдай аксыл шома тәненә, дәрттән ташып тулган күкрәкләренә күз салуга, көнләшүдән яр буендагы таллар да түбән иелде, ә җир җиләкләрнең яңаклары оялудан кызарып ук чыкты сыман.
Айзирәкнең күкрәкләре ике алма зурлыгыннан артмыйдыр да әле. Очларын да пешкән чия дип кычкырырлык түгел. Ләкин нишләп бу кадәрле нәфис тә, татлы да, үзләре йомшак та, тыгыз да һәм сихерле дә соң алар?! Карабәк онытылыбрак үпкән чакта чия төше чаклы күкрәк очларыннан ике тамчы сөт тә сытылып чыкты бугай. Сөбханалла, җир йөзендә кырыкка хәтле яшәп, үз гомерендә мондый да татлы, бу чаклы да исерткеч сыеклыкка телен тидереп караганы булмады бит аның!
Айзирәкнең күкрәк очлары, кендеге, беләкләре әүвәл Карабәкне яшь кычыткан шикелле өтеп алды, аннары рәхәтлеге, кырмыска өере кебек, бөтен тәне, иңбашлары, аяклары буйлап таралды. Ә бераздан, Айзирәк тәненең кайнарлыгын, керсезлеген, кадерен тоя барган саен, Карабәк үзен әле кычыткан белән, әле япь-яшь, хәтфә, куе чыршы миллеге белән чабынгандай тойды. Рәхәтлек мизгелләре әле чыршының йомшак ылыслары кебек кадый, әле кычыткан кармагы төсле чеметә, яндыра, кыздыра, мондый ләззәттән һич аерылып булмый, бу бәхетне һичбер кайчан татымаган сыман, кайнар мунча ләүкәсендә яткан көйгә, кабат-кабат чабынасы килә!
Айзирәк тә назлы авазлар белән рәхәтлек кичереп ыңгыраша. Ул бүген, су эчәргә сусап, нәни инеш буена төшкән тай шикелле. Карабәк белеп тора: япь-яшь тайны елга янына йөгәнләп тә, хәйләләп тә китерергә була, әмма муенына менеп атлансаң да, ул иренен су өстенә тидерәчәк түгел! Ләззәт, шифа, рәхәт, бәхет, оҗмах берьюлы килде Карабәккә!..
15
Бер атна буе бөтен шартын китереп туй иткәннән соң гына кайтыр юлга чыкты яңа, яшь пар. Саттар аларны Ык елгасындагы Мирза кичүенә чаклы озата килгән иде, аерылышканда Карабәккә туры карап дәште:
– Айзирәк өчен калкан булып яши белсәң иде, җизни түрә. Без, аның борадәрләре, шуны гына сорыйбыз: кара гавам кызы, ятимә дип, аны син рәнҗетә күрмә.
Инде кочаклашулар бетеп, иярләргә менгәч, Карабәк сорап куйды:
– Карале, кем, каениш, «Мирза кичүе» дигән атама