Менә шундый ул хакыйкать, кичәге Габдулла хан һәм бүген йорт хуҗасы булып күтәрелгән Карабәк әмир! Син юкка гына Болгар олысын Урдадан аерып алу яисә аның халкын, үз артыңнан ияртеп, кайсыдыр кыйтгага алып китү, аерым ханлык төзеп гомер итү турында хыялланасың. Син йөзәрләгән авылны, йөз меңләгән ир вә хатыннарны күк йөзенә иңдерә дә, аларны җиде кат болытлар өстендә яшәтә дә алмыйсың бит. Халыкның туган-үскән нигезе дә, кендек каны тамган туфрагы, туган-тумачасы, кода-кодагые, хәтта чикне бозган өчен тибешеп-төрткәләшеп яшәгән күрше-күләне дә – барысы шушында, Болгар атлы уртак олыста гына. Хәтта тирес өемендә тибенгән тавыклар да үзенең ихатасын ташлап китә белми, ызан аша яткан күршеләр бакчасына кереп суалчан каптырса да, кабат үзе ияләшкән ихатага йөгереп чыга. Туган җир ул иңгә элгән йә аякка кигән кәвеш белән җилән генә түгел, аны монысы ертылды йә тишелде дип кенә алыштырып һәм яңартып булмый. Менә шушы яшәгән җиреңне гөлбакчага әйләндерә белергә, ә аны куян-төлке түгел, аю-бүреләр дә үтеп керә алмас кирмәннәргә төреп куярга кирәк.
Әнә Кормаш, Балтач, Гәрәй авылларын күреп, ихлас сокланып киттең. Гөлбакчадай авыллар кору, гаиләләр ишәйтү, мал үрчетү, һөнәр алачыклары төзеп кую өчен Кырым хәтле Кырымнан кузгалып килгән халыкка да кан коюсыз, сугышларсыз үткән биш ел вакыт җитте. Ипле-имин биш ел дәверендә Болгар белән Казан калаларың да, Җүкәтау белән Кашан кирмәннәре дә диварларга төренеп аякка басты. Әгәр Туктамыш хан Мәскәү кенәзләрен тез чүктереп, аларның арт сабакларын укытып кайтмаган булса, синең Болгарыңа ул ушкуйлар, ул ач әрвах урыслар, ирек куеп, «ярхәмикалла» дип кенә торыр идемени? Димәк, син Болгарыңның култык таякларын ташлап, тураеп һәм көрәеп басуы өчен дә иң беренче чиратта Туктамышка гына бурычлысың. Кабык эченә йомарланган әкәм-төкәм сыман, үз йортың, үз гаиләң иминлеге өчен генә янып-көеп яшәү оят, гарьлек! Урданың куәте дә бер йодрыкка укмашкан бармаклар шикелле, Болгар, Хаҗитархан, Кырым, Сарай, Актүбә кебек аерым-аерым йортлардан туплана ул. Берең аксый икән, күршеләр кул суза. Икенчең егылса, дошман таптамасын өчен, башкалары каплый. Хаҗитархан, Кырым, Актүбәләрдә дә – синең татарларың! Җучи хан төзеп һәм васыять итеп калдырган олуг илне саклау – безнең бурыч. Их, аны көчәйтер һәм үгез шикелле гаярь итү өчен, тәкъдир аларга тагын биш-алты ел сугышларсыз гына гомер бирсә икән!..
Карабәк янәшәсендә күләгә шикелле бөркәнеп барган Айзирәкне кочагына кысты.
– Шуны уйлап кайтам, көзге айлар якынаеп килсә дә, быел кичекмәстән Ага-Базарда зур ярминкә уздырырга кирәк. Ике йөз, өч йөз еллар элек үк безнең Болгар нәкъ менә Ага-Базары белән бар җиһанда бик зур шөһрәт тоткан. Каф таудан төшеп тә сәүдәгәрләр килеп җиткән монда, Үргәнеч ягыннан кыргыз-кайсаклар, мангытлар, калмык-ойротлар зур кәрваннар куган. Ни әкәмәт, хәтта гареб ягындагы варяглар да кораб-кораб булып килгәннәр. Яшь хатын алды да сараена кереп бикләнде бу, димәсеннәр әле. Яшь хатынлы булган сөенечтән,