Кая бара бу дөнья?. Наиль Шарифуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Наиль Шарифуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Публицистика: прочее
Год издания: 2014
isbn: 978-5-298-02677-2
Скачать книгу
каплыйсы юк, анысы. Революция дә кирәкми. Татарга яңа милли яңарыш, яңа, кире кайтмый торган позицияләр яулау, киләчәккә өмет белән карау мөмкинлеге, исәнлек гарантиясе кирәк. Сулар һавадай кирәк. Шуңа күрә, соңгарак калып булса да, татарның чын ул-кызларына да бер йодрыкка тупланырга, чын-чынлап оешырга, нәтиҗәле, эзлекле эш-гамәлләр кылырга тотынырга кирәктер бит инде.

      Ачыктан-ачык рәвештә милли партия оештырырга, әлбәттә, беркем дә ирек бирмәячәк. Империядә милли партия төзү түгел, милләтне кайгырту, милләтче булу да гадәттән тыш күренеш санала. Шуңа күрә, иҗтимагый оешма булып теркәлеп тә, бик теләгәндә олы эшләр майтарырга була торгандыр ул, диясе килә. Аны яртылаш «идән астына» кертү шуннан – оешманың бар дөньяга чыгарып селкемәгән, киң җәмәгатьчелек вакыты җитмичә белмәгән серләре, эш алымнары, гамәлләре дә булырга тиештер. Ахыр нәтиҗәләр саллы, күркәм булсынга. Һәм инде ул оешма нинди форматта, статуста булуга карамастан, иң беренче эш итеп, бар яктан да уйланылган, җентекле программа-план төзергә алынсыннар иде дип, хыялларымны дәвам итәм мин. Якын арадагы һәм киләчәктә эшләнергә тиешле эшләр планы. Яһүдләр үзләренең 1897 елгы яшерен «Сион акыл ияләре беркетмәләре» н («Протоколы Сионских мудрецов») – стратегиясе белән тактикасы бәйнә-бәйнә, энәсеннән җебенә кадәр эшләнгән көрәш программаларын тулы – бер гасыр алга төбәп төзегәннәр бит. Татарга дөньякүләм хакимият тә, йогынты да кирәкми. Безнең бар булган кайгыбыз – исән-сау булу. Әмма ки японнарга сокланган кебек, бу халыктан да үрнәк алмаслык, өйрәнмәслек түгел.

      Уй-хыялларымда әле тагын, нәтиҗәсе нинди булуга да карамастан, шушы ук мөхтәрәм затларыбызны республиканың беренче кешесенә кертәсем, яхшылап аңлашырга тырышып каратасым да бик килә. Президент та – шушы милләт кешесе, бетү юлына чыкканыбызны, кичектермичә нидер эшләргә, майтарырга кирәклекне аңлый шикелле. Мин, ул кочак җәеп каршы алыр, килешер, бар эшен ташлап ярдәм итә башлар, димим. Болай уйлау беркатлылык булыр иде. Әмма уртак таяну нокталары табарга мөмкиндер. Хакимият белән килешеп эшләнгән эшләр нәтиҗәне дә тизрәк бирер иде. Моның сәбәбе дә бик гади: инертлык, өстән әйтмичә бездә беркем дә кымшанмый, инициатива күрсәтми. Чиновникларны инде әйткән дә юк. Зыялыларда да бар андый чир.

      Хыяллануны тәмамлап, тагын шуны әйтәсе килә: туксанынчы еллардагы кебек кискен, революцион милли яңарышка бүген өмет тотып булмый. Ул вакыттагы шартлар, мөмкинлекләр юк. Ләкин Мәскәү соңгы араларда авызлыкны бушайтырга кирәклеген аңлады. Бигрәк тә сайлаулардан соң килеп чыккан «кечкенә революцияләр» тәэсирендә. Алда күпмедер «җепшеклек» көтелә. Шунлыктан халкыбызның милли аң дәрәҗәсен елның-елына, баскычлап, акрынлык белән булса да, өскәрәк күтәрү, милләтне наданлыктан аралауның нәтиҗәле, өзлексез эшләүче юлларын табып, шул механизмны хутка җибәрәсе иде. Безгә ипле үсеш, яңарыш китерәчәк, милли хәвефсезлек тәэмин итәчәк ул даими «комитет» ның максатын һәм бурычларын шунда күрәм мин. Бу эштә барысыннан да көчлерәк, үтемлерәк корал ул – телевидение.