Сабирҗан, яхшылыкка изгелек белән җавап кайтару турында әйтеп, бер өч-дүрт кадаклап он төйнәп барып килергә кирәк булыр, диде.
– Һәйбәтләр иде. Күпме яшәп, бер генә тапкыр да, ялгышлык белән генә дә тарсыну күрсәтмәделәр.
Тәрәзә каршында бүкәнгә утырган Камил дә сүзгә кушылды.
– Шулай инде, – диде ул, гади гына итеп. – Үлем, гадәттә, тәрәзәләреннән мул булып яктылык бәреп торган зур-зур ташпулатлар янында түгел, ә кайдадыр чокыр-чакырларга урнашкан алачыклар, ачлыктан әрнеп елаган балалар, ыңгырашкан авырулар янындарак йөрүчән була…
Миңлегөл чәй куеп җибәрде. Чәй янында сүз иярә сүз китеп сөйләшә торгач, якташлар булып чыктылар. Камил дә Карагай ягыннан икән. Тик авылдан киткәненә җиде былтыр, ди, инде. Аларны да туып үскән якларыннан нужа бабайның рәхимсез камчысы куалаган. Хәзерге вакытта тимер юлда эшли икән.
Кабат Садрины искә төшерделәр. Ил-көннең аек акыллы кешеләреннән берсе, дип атады аны Камил.
Шулвакыт Сабирҗан да кыюлана төшеп сорау биреп куйды. Теге чакта Садриларда ниндидер бер кешегә хатыны белән бергә торырга, хәтта үзе теләгән калада яшәргә дә рөхсәт итмәүләре турында ишетеп калганлыгы турында әйтте ул. Аның ниндирәк кеше булуы белән кызыксынды.
Камил, ул әңгәмәне син дә ишеткән идеңмени дигәндәй, башта Сабирҗанга сәерсенеп, хәтта чак кына сынаган сыман итеп карап куйды. Аннары өйдәгеләрнең барысын да хәйранга калдырырлык сүзләр сөйли башлады. Аларны иң гаҗәпләндергәне: ул кешенең җирдә хосусый милек булмаган, сугышсыз, кеше тарафыннан кешене изү булмаган яңа җәмгыять төзү өчен аяусыз көрәшүче дворян булуы иде. Дворянның да ниндие әле, потомственные.
Хәзерге вакытта чит илдә, ди. Патшага, Рәсәйдәге стройга каршы газеталар чыгарып ята икән. Ул кешенең бертуган абыйсы да халык бәхете өчен көрәш юлында корбан булган, моннан унбиш еллар гына элек аны патша дар агачына астырган.
Өйдәгеләр үзара фикер уртаклашып алгандай иттеләр. Сүзгә хәтта Миңлегөл дә кушылды:
– Аларга тагын ни җитмәгән икән инде? Тамаклары тук, өсләре бөтен дигәндәй…
Сабирҗан да үз фикерен әйтте:
– Дөньяның бөкресен алай гына төзәтерсең, бар!
Сүз кискен борылыш ясап, беркөн коткарган кешенең кем булуына күчте. Ул да ачка интегүче, иза чигүче халык өчен көрәшүче икән. Чит илгә качкан кешенең фикердәше, көрәштәше. Күпне күргән кеше, ди. Гаять укымышлы, белемле, бик башлы, ди, үзе. Туган җиребездә, туган туфрагыбызда яшәсәк тә, без татарларны килмешәк итәргә маташучы патша самодержавиесе түрәләренең татарларны адәм рәтле эшкә алмаска дигән иске, мәгънәсез, кыргый, әшәке һәм җирәнгеч хорафатка теше-тырнагы белән каршы чыккан кеше, ди. Барлык илләрнең дә, барлык милләтләрнең дә хезмәт ияләре бертуганнар, чөнки алар барысы да коллык дәрәҗәсенә җиткерелгән изелүчеләр, бер нужа арбасына җигелгән кешеләр, дип өйрәтүче икән. Ул бу турыда хәтта язып чыккан һәм шул язуны бөтен Рәсәй буенча тараткан кеше икән. Шулай халык яклы, хаклык яклы булган