Үз дәрәҗәсен бик белә Чулпания. Әле беркөн генә Гөлбану аның Кылый Хәмит белән сөйләшүен тыңлап торган иде.
– Хәмит абый… Тукта әле! – Чулпания бу сүзләрне олыларга охшатып, эре генә, әмер биргән кебек итеп әйтте.
Хәмит шунда ук, кылый күзен тасрайтып, кыз алдына чүгәләде.
– Тыңлыйм, үскәнем…
– Әйт әле: син минем дәү әнине яратасыңмы?
Байбикәне дәү әни дип йөртүен Гөлбану белә иде инде.
Хәмит мондый сорауны көтмәгән, ахрысы, елмаеп, үзе сорау биреп куйды:
– Минме?..
– Әйе.
– Һы…
Хәмит шулай нәрсә дип әйтергә дә белмичә икеләнеп торган арада, Чулпания әйтә салды:
– Бәлки, куркасыңдыр?..
– Куркам… Монысы хак.
– Ә ник куркасың?
– Ник дип… Ул бай.
– Аннан башкалар да куркамы?
– Башкалар да.
Кыз чак кына уйланып торды. Аннары бармагы белән Гөлбану ягына төртеп күрсәтеп:
– Аның әтисе дә куркамы? – дип сорап куйды.
– Әйе, Гөлбануның әтисе дә курка.
– Көчле ич ул…
– Булса соң! Менә бераз үсә төш әле, син дә дәү әниең кебек көчле булачаксың… Синнән дә барысы да куркып торырлар. Чөнки син бай… Байларга буйсыналар… Байлар алар көчле дә, батыр да, синең кебек матур да булалар.
Чулпания, «Менә ишеттеңме инде?» дигән сыман, бик эре кыяфәт белән Гөлбануга күз төшереп алды.
…Күп тә үтмәде, бай кызы Чулпаниянең көчлерәк булуын, «батырлыгы» н Гөлбануга үз җилкәсендә татырга туры килде…
Болай булды. Әнисе чүплектән башы ватылып, аяк-куллары каерылган курчак табып кергән иде. Шуны юып, яңа баш ясап куйды, аяк-кулларын рәтләп, Гөлбануга менә дигән курчак ясап бирде. Шәмәхә каләм белән сөрмәле күзләр, кашлар, авыз-борыннарына кадәр ясады. Гөлбануның башы күккә тиде, шатлыгы эченә сыймады. Көннең көн буе кулыннан төшермәде курчагын.
Кичкырын, туңмасын өчен әйбәтләп киендереп, Гөлбану курчагын ишегалдына алып чыкты. Бу вакытта ишегалды буш булмый. Көннең көн буе эшләп арыган хезмәтчеләр, аш-су пешерүчеләр дә, хәл алырга дип, һавага чыгып утыралар. Хәтта Асылхан бай үзе дә ишегалдында. Пиджагын салып, коймадагы кадакка элеп куйган да үзенең ике көпшәле мылтыгы белән кайнаша. Ул ауга җыена иде булса кирәк. Келәт алдына (гадәттә, ниндидер урыста була торган) ау эте бәйләп куелган. Эткә бәйдә утыруы бик күңелсез, ахрысы, түземсезләнеп, хуҗасы ягына тартылып-омтылып куйгалый, зарлангандай шыңшып та ала.
Гөлбануның әтисе дә шунда. Ишегалдын себереп чыгарганнан соң, себеркесен, чүп түгә торган соскычын лапаска алып кереп китте.
Шулвакыт (йоклар алдыннан саф һава сулатыр өчен) Чулпанияне дә