– Булган… – диде Сабирҗан.
Кунак сагайды:
– Кем күргән?
– Хуҗа үзе…
– Соң?
– Кисәтеп куйды…
– Нәрсә дип?
– Бүтән андый хәл кабатланмасын дип…
Кунакның йөзе күзгә күренеп үзгәрде:
– Ә хәзер кайда ул?
– Өенә кереп китте.
– Бәлки, өенә түгелдер?..
– Өенә. Кереп киткәнен үз күзем белән күреп калдым.
– Ал-ла-ай!.. – дип сузды үзен Камил дип таныткан кеше. – Менә нәрсә… Сиңа ышанам мин, иптәш… Әмма безгә монда калу бик хәтәр. Тиз генә урамны бер әйләнеп кер әле. Ул-бу күренмиме, шикләнерлек нәрсә юкмы? Сак куймаганнармы?.. Аннары мин үзем чыгып керермен…
Ата кешенең «Ә бу курыкмасмы соң?» дигәндәй бала ягына борылуын күргәч:
– Аның янында үзем торып торырмын, – диде. Һәм шунда ук, бик күптән белгән кебек, Гөлбануга дәште. – Нәрсә, үскәнем… Җәберләделәр дисеңме? Алар җәберләрләр, үскәнем. Ә син җылама… Үскән ич син.
– Курчагымны алдылар… – диде Гөлбану, һаман да иреннәрен турсайтып.
– Ә син җылама. Сер бирмә. Исемең ничек әле? Ничек, ничек?.. Ә-ә? Менә нәрсә, Гөлбану… Икенче килгәндә, мин сиңа менә дигән курчак алып килермен, яме?.. Анысын инде талый алмаслар…
– Килмисең син… – диде Гөлбану, ышанмыйча.
– Киләм! Менә әйткән иде диярсең, бик матур курчак алып килермен… Күзе йомыла торганны. Яме?..
Сабирҗан чыгып китте. Кунак абый, ярым ачык калган ишектән башын сузып, кемгәдер дәште:
– Әйдәгез, әйдә, Пётр Семёнович! Бәхеткә күрә, хуҗалар да таныш булып чыкты…
Ишектән тагын бер кеше керде. Монысын күргәч, Гөлбану шүрли төште. Картузы астыннан чем-кара озын чәчләре бүселеп чыгып тора. Җиткән сакал-мыегы да, зур күзләре дә чем-кара. Үзе чандыр, ак йөзле.
Ул, бүлмәгә үтсә дә, түргә узмады. Ишекне дә япмады. Әледән-әле өйалды ишеге ягына килеп, колак салып тыңлап алгалады.
Аннары, елмаеп, нәрсә өчендер Камилне шелтәләгәндәй итте:
– Харап итә яздыгыз бит, шайтан алгырлары!..
Камил сорап куйды:
– Ничек итеп?..
– Шундый хикмәт буласын жандармнар сизенгәннәр, ахрысы…
Тегесе тагын да гаҗәпләнә төште:
– Нилектән алай дисең әле, Пётр Семёнович?..
Сакал-мыек басканы бик кызыклы мәзәк сөйләгән кебек итеп тезеп китте:
– Минем янга «каретага» отделение хуҗасы ротмистр үзе менеп утырды. Карасам, пистолетын кора бу… «Монысы тагын нәрсәгә? – мин әйтәм. – Әллә качар дип уйлыйсызмы?..» «Юк», – ди бу. «Соң?..» «Әгәр дә мәгәр иптәшләрегез коткарырга теләп покушение ясасалар, өстән күрсәтмә бар», – ди бу. «Нинди күрсәтмә?» – дим. Күзен дә йоммый: «Атып үтерергә», – ди. Инде сез килеп, ыгы-зыгы кубу белән, иң элек кулындагы пистолетын бәреп төшердем. Менә ул… – Кара сакаллы абзый, чалбар кесәсеннән озын көпшәле наган чыгарып, Камилгә бирде. –