– Рәхмәт инде…
Алар саубуллашканда, вакыт инде шактый соң иде. Әмма Хәмит, авылдашын озатып куйгач та, туп-туры кайтып китмәде. Бер танышы сату итә торган төнге хәрчәүнәгә керде.
– Сал әле, туган, тутырып. Бер уңайдан менә моны да вакларсың… – дип, стойкага шыгырдап торган өр-яңа ун сумлык кәгазь акча ташлады.
5
Каршыдагы биек үргә менеп җитү белән, Асылхан бай атын тыйды. Юлның әле бер, әле икенче ягына чыгып, куаклыклардан, биек үлән араларыннан төрле кош-корт куркыта-куркыта килгән эте дә янында туктады.
Асылхан һәрвакыт шулай итә: шушы үргә менеп җитү белән, атын туктата да ияреннән төшми генә бермәл әйләнә-тирәгә каранып тора. Елның һәр фасылында бу тирәләрнең үзенә бер төрле яме, һәр вакытның үзенә хас матур бизәкләре җәлеп итә аны.
Хәзер көз. Һава саф. Бәлки, шуңа күрәдер, бу юлы тирә-юнь аеруча матур булып күренә иде.
Каршыдагы иксез-чиксез үзәнлектә уч төбендәге сызыклар кебек бормаланып-сырмаланып яткан коры елгалар, чокыр-чакырлар сузылган. Тагын да арыдарак, шул киңлекнең түрендә, зәңгәрләнеп урман күренә. Шуннан бераз уңдарак зәңгәр ахак төсле инеш буасы ялтырап күренә. Шул буа буена бер авыл утырган. Өйләренең салам түбәләре ерактан зур йонлач бүрекләрен батырып кигән адәм башларын хәтерләтәләр. Тәрәзәләре – күз чокырлары… Авыл ягыннан бәрәңге сабагы янган ис килә.
Рәхәт иде Асылханга. Күңеленең пакьләнгәннән-пакьләнә баруын тойды ул. Өеннән чыгып китеп, кала шау-шуыннан ерагаеп табигать куенына чуму белән, һәрвакытта да шундыйрак хис яулап ала аны.
Асылхан тирә-якка күз салды да кабат хәйранга калды. Күрче, зинһар, нинди үзгәрешләр! Вакытның тиз үтүен генә күр син.
Кай арада җәй үткән дә,
Күрче, зинһар, көз җиткән!..
Тирәнтенрәк уйлый калсаң, вакыт түгел, кешегә бары тик бер генә тапкыр бирелә торган һәм һични белән чагыштыргысыз, һичнинди бәһасез байлыгы – гомере үтә ләбаса!
Тирә-юньдә көз хакимлек итә. Ел фасылларының иң матур, иң моңсу, иң самими, йөрәкне сагышка сала торган чак. Көзнең мондый вакытын яшь аралаш елмайган бер мәл белән чагыштыралар. Сәер дә, серле дә, гүзәл дә…
Шулай як-якка каранып торган арада, тагын бер хикмәтле күренешкә игътибар итте Асылхан. Көзге ут капкан әрәмәлекләр өстендә ниндидер җанлы пәрдә җилфердәп-җилфердәп алган сыман булды. Бик тиз төшенде ул: өер-төркемнәргә тупланган вак кошлар, шулай очып, олы сәфәргә чыгар алдыннан канатларын яздыралар икән. Вакыты шундый. Әгәр дә игътибар беләнрәк тыңласаң, төрле кош-корт тавышыннан тирә-юнь гөрләп тора. Кошлар күптөрле булган кебек, аларның туган якларыннан китү рәвешләре дә үзгә. Кайберләре япа-ялгыз гына сәфәргә чыгалар. Андыйлар, гадәттә, эре-саллы булалар, тавыш-тынсыз гына очып узалар. Күпчелеге олы булмаган төркемнәргә берләшә. Челән-торна ишеләр, кәрваннар булып, биеклектә тере «өчпочмаклар» ясап очалар. Шулай иткәндә, һаваны ярып баруы җиңелрәк,