Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар. Махмут Хасанов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Махмут Хасанов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 2017
isbn: 978-5-298-03455-5, 978-5-298-03456-2
Скачать книгу
берәүне күргән иде. Кайда соң?.. Кайчан?.. Уйлана торгач, исенә төшерде. Тик ул вакытта Гөлбану кеше түгел, ә эт күргән булган икән. Стрелок абзый нәрсә дигән иде әле ул эт турында?.. Ә, әйе! «Гарип эт, шунлыктан шулай яман котырына ул», – дигән иде. Гөлбану төшенеп җитә алмаган иде, ничек инде, гарип булгач, шулай котырынырга кирәк ди микәнни!

      Шулвакыт ишегалдында ыгы-зыгы кузгалды. Теге бәләкәй өй ягыннан үзәк өздереп бала елаганы ишетелде. Өстенә киндер күлмәк кигән урта яшьләрдәге хатын бер авыру ирне, җитәкләп чыгып, ике көпчәкле арбага утыртты. Иренең як-якка асылынып төшкән хәлсез кулларын алдына куйды. Аннары яңадан өйгә кереп, бер төенчек белән әрҗә алып чыкты. Аларны да арбага урнаштырды.

      Шулчак өйдән, һаман да әле елаудан туктамаган энесен җитәкләп, бер кыз бала чыкты. Әнисе аларга нәрсәдер әйтеп җикеренеп куйды, җәһәт кенә кабат өйгә кереп китте. Аннан корама көрпә кисәгенә охшаган киез алып чыгып, арбада утырган сырхауның арык җилкәсенә китереп салды. Кичке салкында туңмасын дигәндер инде.

      Көтмәгәндә баскыч өстендә байбикә күренде. Аны абайлау белән ишегалдындагылар, кая кереп күздән югалырга белмәгәндәй, сагаеп, тынып калдылар. Тәртә арасына кереп баскан теге хатын, уңга-сулга карамыйча, башын түбән игән хәлдә, капкага таба якынлаша башлады. Байбикә аңа:

      – Игелексез!.. Шушы булдымы рәхмәт әйтүең, ә?.. – дип кычкырды.

      Хатын туктады, байбикәгә ачу белән карады.

      – Нәрсә өчен?.. – дип сорау белән җавап кайтарды. – Көнне-төнне белмичә ничә еллар буе тир түктерелгән өченме?.. Шушы нигезгә яшьлегемне биргән өченме?.. Иремне гарип итеп калдырганыгыз өченме?.. Җелегебезне суырдыгыз. Инде тәмам аяктан егып, урамга куып чыгарасыз… Шуның өчен рәхмәт әйтергәме сезгә?!

      – Алаймыни әле!.. – дип җикеренде байбикә. Зәһәрлеген көчкә-көчкә генә тыйган хәлдә дәвам итте: – Алайса, бар, юлыңда бул. Яхшырак җирне эзләп кара…

      – Тапмасак, ачтан үләрбез!..

      – Бәлки, анда-монда жалу белән барырга телисеңдер?

      – Юк, бармам! Болай да тончыгырсыз әле… Бу күз яшьләре, бу җәберләүләр бер чыкмый калмас.

      Байбикәнең ачуы йөзенә бәреп чыкты. Үз ачуына үзе буыла башлады. Әмма тынычлыгын җуймаска тырышты. Бу башбирмәсне мыскыл итәргә уйлады булса кирәк, таланган кеше кебек:

      – Әй, кайсыгыз бар анда?.. – дип кычкырып җибәрде. – Күрмисезмени, көпә-көндез талый бит… Кем бирде аңа ул киезне?.. Ун ел буе җилкәбезне кимереп яту җитмәгән, хәзер инде төяп тә китмәкче буламы? Һәр килмешәк әйбер төяп китә башласа, каккан казыгың төтмәс монда. Безгә дә мал бит сыйпап кына килми…

      Бу хәл теге хатынны миңгерәүләндергәндәй итте. Битенә ут капты. Ул, әлсерәгән кеше кебек, еш-еш сулыш ала, күзләреннән ялкын чәчә, әмма сүз әйтә алмый иде. Гүя аны бу минутта нәрсәдер мәрхәмәтсез рәвештә буа, иркенләп сулыш алырга бирми.

      – Ни сөйлисең син?! Әстәгъфирулла!.. Ходайдан курык, ичмаса. Ачтан үлсәк үләрбез, әмма кеше әйберенә кагылмабыз. Бу нахак сүзләрең өчен, илаһи, булган байлыгыңның, мал-мөлкәтеңнең кадерен-рәхәтен күрмә!..

      – Һай Алла! Аһ, тәкәббер хәерче! Ул да әйтте сүз! Бүре каргышы аюга төшкән,