Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар. Махмут Хасанов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Махмут Хасанов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 2017
isbn: 978-5-298-03455-5, 978-5-298-03456-2
Скачать книгу
кебек нәрсәләрнең күренгәне булмады. Андый хәлләр моннан соң да булмаска тиеш. Аннары күрше-күлән белән тату яшәргә. Ызгыш-талаш, җәнҗал кебек нәрсәләр булырга тиеш түгел. Шылт иткән тавыш кына купса да, ул кеше шунда ук куып чыгарылачак…

      Сүзгә Хәмит кушылды:

      – Юк-юк, юк, – диде ул, сузып. – Минем якташым андый кеше түгел. Баягынак әйткән идем бит инде, нәсел-ырулары белән мүкләкләр алар дип… Юашлыклары белән даннары чыккан…

      Тегесе капылт бүлде:

      – Юаштан юан чыгар, ди.

      Хәмит бирешергә теләмәде:

      – Юк-юк!.. Андый түгел. Безнең өчен бик тә кулай, бик тә мач килгән кеше. Үзе гаять эшчән, йомыш-юлны җиренә җиткереп, төгәл башкаручы, вәгъдәчел кеше…

      – Ярар, күрербез, – диде байбикә. – Атны атланганда түгел, иярдән төшкәндә мактыйлар.

      – Ышандыра алам сезне…

      Байбикә Хәмитнең сүзләренә бөтенләй игътибар итмичә әйтте:

      – Менә шул. Бездә эш күп булыр. Эшкә мохтаҗлык булмас… Тиешенчә хезмәт итсәгез, ачтан үлмәссез. Күреп торасыз, эшләмичә генә ашап ята торган заман түгел хәзер…

      – Бик беләбез… – дип куйды Сабирҗан.

      Байбикә сүзен түгәрәкләргә җыенган кеше сыман дәвам итте:

      – Алайса шул. Мин жалуния-фәлән билгеләп тормыйм. Киләчәктә күз күрер… Тагын шулкадәресен әйтә алам: ачтан үлмәссез, баш очыгызда түбә булыр…

      Сабирҗан, рәхмәт йөзеннән генә булса да, сүз кыстырып куюны кирәк тапты:

      – Без инде әллә нәрсәгә өметләнмибез дә. Җанны асрый алсак, шул бик җиткән.

      Байбикә аны бүлеп, хатыны турында да сорап куйды:

      – Тазамы? Сау-сәламәтме?..

      – Ходайга шөкер, хәзергә таза-сау…

      Хәмит тә, эшнең җайга салынуын күреп, сүзгә кушылды:

      – Хатынымы?.. Һәй, аның хатыны! – диде ул, телен тыя алмыйча. – Авылда бер кыз иде. Иң сылу, иң гүзәл… Менә инде…

      Байбикә аны кырыс кына бүлде:

      – Татарга тылмач кирәкмәс, кысылмыйча гына тор әле… Мин бит кәләш сайламыйм. Шулай ук кәнизәк-җария дә сатып алырга җыенмыйм… – Аннары Сабирҗан ягына борылып, сорау артыннан сорау бирә башлады:

      – Балаларыгыз бармы? – дип сорады.

      – Юаныч өчен бер бала үстерәбез…

      – Димәк берәү генә?

      – Берәү генә.

      – Анысы яраган. Югыйсә хәерчене бала басучан була.

      – Юк-юк! Берәү генә…

      – Кыз баламы, ир баламы…

      – Кыз бала.

      – Кыз бала булуы да ярый. Кыз бала анага якынрак та, мәрхәмәтлерәк тә була.

      – Кыз бала…

      – Зурмы?

      – Җиденче яше китте…

      – Ярар. Биштән үткән, бишектән чыккан икән…

      Байбикә, ахак кашлы калын-калын алтын йөзекләр белән бизәлгән кыска бармаклы куллары белән кәнәфи култыксаларына таянып, урыныннан торды. Эше дә мәгълүм булды: абзар-кура, йорт-каралты тулысынча аның карамагына тапшырылачак икән. Сабирҗанга бүген үк кичен хатыны белән килеп күренергә кушып, сүзен бетерде.

      Хәмит авылдашын озата чыкты. Сабирҗан сөенергә дә, көенергә дә белмәде. Һәм сүз югында