Тимә, яшәсен!. Марсель Галиев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Марсель Галиев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 2016
isbn: 978-5-298-03271-1
Скачать книгу
бер, ике йә өч көн кыр-урман-тугайларның хуҗасына әвереләсең.

      Зурәнәй, ашъяулык җәеп, Коля белән икебезгә дә каен төбенә табын әзерләде дә үзе, җиләк карарга дип, алан эзләп китте. Коля белән сүзсез генә тәгам җыеп утырабыз. Әллә ничек. Аптыраганнан, аның битендәге сипкелләрен санап чыгасымы… Минем өчен ул – телсез. Аның өчен мин – телсездер. Ике телсезне кушкач, кул хәрәкәтләре белән аңлашу, ымлыклар ярдәмгә килә. Зурәнәй янәшәдә булса, сүз ялганыр иде. Русчаны ул ярыйсы сукалый шикелле.

      Бераздан, Коляны үзен генә калдырып, зурәнәй белән кайтып киттек.

      Бер турда зурәнәй мине чуен юлына алып чыкты. Мин бүген дүрт поездны каршылап, кул болгап озатып җибәргән идем инде.

      Паровоз машинисты минем якка күз төшереп алган сыман була. «Кычкырт, әйдә, кычкырт гудогыңны бар көченә, барыбер курыкмыйм!» – дип, үҗәтләнеп, йодрыкны кысып калам. Әмир абый аңлатты миңа: гудок тавышы паровозның морҗасыннан чыга икән…

      Шпаллар буйлап күпмедер баргач, зурәнәй тукталып, авыз эченнән дога укыды.

      – Шакирым – әтиеңнең иң олы абыйсы иде. Син аны ишетеп беләсеңдер, – дип сүз башлады зурәнәй. – Менә шушы урында… шырпы кабы, тәмәкесе чәчелеп ята иде, кабызырга өлгермәгән, мескенем… Менә шушы төштә рельска утырган булган… Төнлә бит… Урталай өзеп киткән поезд.

      Юл буе зурәнәй миңа үткән гомерләрен сөйләп барды. Шакир абзый бик гаярь ир затыннан булган. Эстәрлебаш авылы янында кирпеч заводы төзеткән. Анда егерме биш марҗа эшләгән. Киңәергә, заводны зурайтырга дип йөргәндә, кулак дигән бүкәй уйлап чыгарып, ил буйлап, иң булдыклы ирләрне Себергә сөрү мәрәкәсе башланып китә. Шакир абзый, алданрак сизенеп, заводын таратып өлгерә. Балтачта ул чакта ике тегермән була: Югары очта – Пауыл тегермәне, түбән очта – Шакир абзыйныкы. Бер елны шук малайлары – Мөнир белән Индус, – түбә астына чыпчык оясы карарга дип менеп, ут төшерәләр. Дөрләп кабынган ут күз алдында бөтен түбәне ялмап ала, малайлар качып китәләр. Тегермән, нигезенә кадәр янып, кара күмергә генә кала.

      – Нишлисең бит, төянеп чыгып киттек инде, чуен юлына эшкә килеп урнаштык. Бер айдан соң пожар чыгарган малайлар да табылды. Менә шуннан бирле яшибез инде монда. Агачларны төпләп, бакча булдырдык. Урыслардан күреп, алмагач, чия, карлыган куаклары утырттык. Татар да бисмилла әйтеп утыртса – үсә икән, бәрәкәте белән, – дип, зурәнәй күңелен ачып ташлады. Югыйсә ул гел зарланган, нигәдер шелтәләгән сыман сөйләшә иде. Якын булып, чынлап та, әнкәйнең зуры булып тоелды бит әле ул бу мизгелдә.

      Икәү генә шулай чөкердәшеп шпаллардан барабыз. Ерак дөньяларны тоташтырган парлы рельслар, зәңгәр сызык булып офыкка китеп югала. Баш очында тургай сайрый. Күктә кояш елмая. Рәхәт. Шпаллар өстеннән бару җайсыз икән: бер атлам җитми, ике атлам артып китә.

      Кыз кеше белән уйнау кызык буламыни. Роза белән уйнаган сыман итәм. Минем кесәдә компас, ике япьле пәке йөри. Мин аңа полюсларның көньягы-төньягы кай тарафта икәнен күрсәтәм: шуны белмәгән килеш йөргән була бит әле. Роза миннән сагая, үрдәкләрен поезддан таптатуны