Тимә, яшәсен!. Марсель Галиев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Марсель Галиев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 2016
isbn: 978-5-298-03271-1
Скачать книгу
кайтырга чыктым. Камыллы кырдан шактый баргач, нишләп баланың бер тавышы да чыкмый дип карасам… балам юк, кабык арба төбеннән төшеп калган. И Ходаем дип, елый-елый йөгерәм. Барып җитә алмам, җен алыштырып куяр шикелле… Берсеннән-берсе шомлы уйлар килә башыма. Шул мәлдә, әллә каян гына ак күбәләк пәйда булды, и очына инде, бер алга китә, бер миңа таба килә, әнә шунда балаң, әнә шул якта, дигән кебек мине әйдәкләп алып бара инде. Баланың исән икәнен күргәч, шатлыктан хәлем китте… Ята инде, үзалдына «ыгы-ыгы» дип сөйләнеп. Еламаган да шикелле. Ә күктә тургай өзепме өзә. Теге ак күбәләк камыллы кырны чыкканчы озата килде. Менә шундый хәл… – дип, әни сүзен тәмамлады. Бу вакыйганы мин барында бер дә сөйләгәне юк иде әле, беренче тапкыр ишетәм.

      – Бусы сынау түгел әле, кисәтү генә булган, – диде Ак түти.

      – Ашлык сукканда, ярты авыл кубарылып чыга бит ыстанга. Яше-карты, бала-чагасы. Үзебез ашлык сугабыз, үзебез ачлы-туклы. Калайга җәеп, учак өстендә балаларга ясмык, йә бодай кыздырып биргән булабыз. Ул чакта улыма дүрт яшьләр булды микән, көлтә төялгән атка утырып йөриләр инде, бер көтү малай… Бәла минекенә килә бит ул. Йөк башында утырып кайтканда, арба янтаеп киткән дә, көлтә белән бергә шуып, башы белән җиргә кадалган. Камыл биеклегендә кәҗә сакалы төбе киселеп кала бит әле кырда, тимер кебек катып кибә ул. Аягың тиеп китсә дә, тиресен суеп ала торган була. Менә шундый каты камылга, түтикәем, әйтергә дә куркыныч… каш турысы белән килеп төшкән бит балакай… Әле дә Ходай саклаган… Күзенә керәсе булган бит… И шеште инде, бөтен бите кара янып чыкты.

      Ишетәм: Ак түти ярым пышылдап ниндидер дога укып алды.

      – Шунда… тәүге сыналуны үткән… – диде Ак түти. Аллаһы боерса, өченчесен дә кичеп чыкса, улың фәрештә канаты астында яшәр, бар теләгәненә ирешеп, озын гомер кичерер…

      Икенче көнне иртүк мине, печән түшәлгән арбага утыртып, Сәпәй хастаханәсенә алып киттеләр. Әти кулында дилбегә. Атны җай гына атлатып бара. Янәшәдә әни. Таулар менәбез, таулар төшәбез. Юл катысы, тәгәрмәчләрдән күчеп, аркамны җай гына дерелдәтә. Төш белән өн арасын йокы белән ялгап, тирә-якны күзәтеп барам. Тау-үзәннәр, ерактагы дулкын-дулкын урманнар – бар да сары төстә. Мин аларның кайчан да бер яшел төскә керәсенә ышанмыйм да инде хәзер. Әни:

      – Сиңа баллы ашарга кирәк, улым, – дип, миңа вакыт-вакыт мендәр кәнфит каптыра.

      Сәпәй хастаханәсе комташтан төзелгән, зур тәрәзәләре тезелеп киткән хәйран олы бина икән. Әмма эче тулы кеше, районда бер булганга, бөтен авыллардан монда агылалар, ахрысы.

      Минем яраны тектеләр микән, уколлар кадап, нинди дарулар биргәннәрдер – берсе дә хәтердә калмаган. Коридорда, сарык табырындагы кебек, кешеләр дуены арасында бик борчулы төн кунганымны ачык хәтерлим.

      – Кайтып китик, әни, өйгә кайтыйк, дип мышкылдап та алгач, икенче көнне безне кайтарып җибәрделәр.

      Берничә көн мин урынга ятып кына тордым, яра җөе йомылганчы беркая чыкмадым.

      Әти миңа кәкре башлы таяк ясап бирде. Шундый матур. Кабыгы салдырылмаган юкәдән, сипкелле булып тора. Мин, таякны кулга тоткач,