Тимә, яшәсен!. Марсель Галиев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Марсель Галиев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 2016
isbn: 978-5-298-03271-1
Скачать книгу
ике велосипедта Сабан туе алдыннан кайтып төштеләр. Безнең ике йөз капкалы авылда велосипед иярләүчеләр икәү генә. Берсе – югары очта Малик абзый, икенчесе – күршебез Нургали абзый. Икесенең дә иске, шыгырдап, шыңгырап тора. Ә боларның өр-яңа. Германиядә эшләнгән «Дайман» велосипедлары, хәтта фарасы да бар, бөтен җире елык-ялык итеп тора. Малайларның күзен кыздырып, урам әйләндертергә дә була.

      Сабан туе көнне киенеп-ясанып, бәйрәм мәйданына чыгып киттеләр. Индус абый читек кебек юка-җиңел, кунычлары сыдырулы хром итек кигән, кунычыннан төсле ташлардан эшләнгән хәнҗәр тоткасы күренеп тора. Кара чалбар, җиңе сызганулы ак күлмәк кигән, кепкасы астыннан чәч учмасы ташып чыккан. Иңендә гармун.

      Әмир абый гәүдәгә аннан калкурак. Ботинка кигән, чалбардан, ак күлмәктән. Кап-кара чәчен майлап тарап куйган.

      – Ипле генә йөрегез дип, әти аларны капкадан озатып калды. Читән буендагы велосипедларны янәшә китереп, терәп куйды. Киндер торыпша алып чыгып, өсләрен каплады. Кояш буявын уңдыра күрмәсен, янәсе…

      Әти-әниләрнең күз уңыннан китмичә генә, без дә мәйданда булдык. Зөфәр әтисе җигеп йөри торган Җирән кашканы ярышка алып чыкты. Аның тузанга батып, өченче булып килгәнен Фаварис белән ут йотып карап тордык. Зәки абзый, дәртсенеп, башын чайкап, их, яңабаштан ярышсакмы – беренчелекне бирмәс идем, дигәндәй үкенүле кешнәп куйган Җирән кашканың йөрәген суытырга дип, тезгененнән тотып, болынга алып китте.

      Пардан булсын дип, әниләр өчебезгә дә ак сатиннан, сыңар кесәле күлмәк тектергәннәр иде. Зөфәрнеке менә тояк тузаныннан күгелҗем төскә кергән. Кара чалбарындагы ябага йоны да кагып кына бетмәле түгел. Фаварисның аягында зәңгәр төстәге киндер чүәк, Зөфәр – шахтёр башмагы, мин исә әти тегеп биргән кара күн сандали кигәнмен. Сандали – минем мактанычым. Йөзе нәни генә түгәрәк биш тишекле, атлаганда, барлыгын искәртеп, чылтыр-чылтыр итеп куя торган тимер аеллы, үкчә туры ике катлы итеп, эченә каен тузы куеп калдырып тегелгән.

      Без менә шулай өчәү, кыска шәүләләребезне әле сулга, әле уңга ташлап, билле перәнник ашап, әйрән эчеп, истирахәт кылып йөрибез.

      Бер читтә җиткән кызлар, егет-җилән түгәрәкләнеп басканнар, бию бара. Индус абый гармуны белән уртада. «Иң чибәр кыз авылда кем, исеме ничек?» – дип әнидән сораган. Әмир абый да шунда. Әнә ул пар толымын түшенә салган, бөтерелмә итәкле Гөлсиринә апаның кулыннан тотып бии. Их, Әмир абый урынында булсаң иде хәзер, шул түгәрәкне бер итеп биесәң иде, авылның иң чибәр кызын, каерып алып, канатлы атта очыртып алып китсәң иде – еракка, еракка… Кесәдәге компасны капшап карыйм. Төшеп калмаганмы. Мин бит Төньяк полюс белән Көньяк полюсның кайсы якта икәнен ачыкламыйча йөри торган малай түгел.

      Менә көрәш кыза. Быел да Сәгыйрь абзыйны җиңәрдәй кеше күренми, ахрысы. Каерып ала да баш аркан ыргыта, микылдап кына барып төшәләр. Кайсылары, башы әйләнгән кебек, аңкы-миңке килеп тора, андыйларны култыклап алып, читкәрәк алып китеп, чирәмгә утырталар.

      Пәһлеван гәүдәле булгангамы, Сәгыйрь абзыйны «Өлкән Сәгыйрь» дип йөртәләр.