Акча күктән яумый (җыентык). Гариф Ахунов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Гариф Ахунов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия: Татар прозасы
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 2016
isbn: 978-5-298-03135-6
Скачать книгу
кепкасын йомарлаштыргалап, беркавым дәшми торгач, сүзен ялгап алып китте, – ягъни быел кыш көне, мал кырыла башлагач, безгә районнан биш кешелек комиссия килде. Алтмыш җиде дуңгыз баласының ящурдан үлгәнлегенә акт язып, кул куеп, печәт басып киттеләр. Монда Саматовның ни гаебе бар? Мин һич кенә дә аңламыйм, сез нигә председательне ул эшкә китереп кыстырасыз?

      – Чистый! Тапканнар апалнай кеше!

      – Саматов тырышмаса, ярты ферма кырылып бетә иде. Әнә күршеләргә карагыз, өч йөз илле баш дуңгыз малы аягын сузды.

      – Әлбәттә, шулай. Дөресен сөйләргә кирәк, ничу!

      Кызыша барган залны тынычландыру өчен, тагын байтак көч түгәргә туры килде. Шуннан соң, бер-бер артлы чыгып, кыска-кыска гына итеп, биш кеше сөйләде. Күрәсең, кичә партҗыелышта билгеләп куелган кешеләр булгандыр. Саматовның эшләгән эше дә бар, радиодан да күп аңлатты, өйләребезгә кереп хәлебезне белде, дип, бигүк әһәмиятле булмаган якларын санап киттеләр. Аннары райком бюросының карарын дөрес дип тапканнарын әйтеп, Саматовны эшеннән азат итәргә, яңа килгән яшь кешегә эшне тапшырырга кирәк, дип нәтиҗә ясадылар.

      Инде барысы да көйләнгән кебек иде. Парторг Тавилов мәсьәләне тавышка куйды. Саматовны председательлектән алырга дип, алты кеше кул күтәрде. Биш йөздән артык кеше Саматов ягында торып калды.

      Китте бәхәс, китте сүз көрәштерү. Авыл советы председателе Исмәгыйлев Даут күтәрелде. Озак еллар шушы эштә эшләп, халык акылын үзенә туплый барган, соңгы елларда корсак үстереп җибәреп, тынычрак, гамьсезрәк тормышка күчкән бу абзый сөйләсә сөйли дә, ышандырса ышандыра да белә иде. Сүзен ул өлкәннәрдән башлады:

      – Җәмәгать, ил картлары! Нишләп без болай үзебезне үзебез азаплыйбыз? Саматов Халикъка начарлык телибезмени? Ул егылып үлсен, тарта-тарта сеңере өзелсен дип әйтәбезмени? Саматов Халикъ эшләде үзенә тиешлесен. Рәхмәт. Инде калганын булдыра алмый икән – бигайбә. Көчәндермик. Үзебез дә гаепле, вакытында ярдәм итә алмадык, булышмадык, аның эшләгән эшенә контроль дә ясап бетерә алмадык. Озын сүзнең кыскасы, Саматов Халикъны без кулдан ычкындырдык, алга таба җитәкли алырдай олы җитәкче итеп тәрбияли алмадык. Менә шуңар күрә, гаепне үзебезгә дә алып, бушатыйк эшеннән, куйыйк яңа иптәшне, яшь иптәшне, көчле иптәшне…

      Авыл советы башлыгы никадәр оста сөйләмәсен, күпме генә хәйләләмәсен, азаккы нәтиҗәсе белән эшне бозып ташлады.

      Ул сүзен сөйләп бетереп, урынына да утырып җитмәгән иде әле, балта остасы Ахунҗан сикереп торды, агач ботакларын балта белән чапкандай селтәнеп, сүзне вак йомычка кебек чәчә башлады:

      – Туктап тор, туктап тор син, энем Даут! Авыл советы булсаң да, кулыңда пичәт тотып утырсаң да, мин барысын да дөрес сөйлим дип ялгыша күрмә, и шулай ук безне, авыл картларын, үз арбаңа җигеп куярга да ашыкма. Кем безгә авыз тутырып ипи ашатты – Саматов! Кем безгә йорт салып бирде – Саматов! Саматов безгә килгән чагында, без кем иек? Авызыбызны ачсак, үпкә-бавырыбыз күренеп тора торган хәерче идек. Эш көнебезгә безнең кайчан да булса бер акча алганыбыз барыемы? Яле, күзгә карап әйтегез, барыемы?

      – Ю-у-уук, –