Акча күктән яумый (җыентык). Гариф Ахунов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Гариф Ахунов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия: Татар прозасы
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 2016
isbn: 978-5-298-03135-6
Скачать книгу
аны көчләргә, ирексезләргә теләделәр, аның сырт йоннары кабарды. Бәлки, ул үзенең үлеменә киткәндер. Ходаем, бик артык тискәреләнмичә, дуламыйча, ипләбрәк сөйләшсә, ичмасам, эшеннән алу белән туктарлар иде, көрәгең таза булса, эш беткәнмени? Мин аңар Казанда йөз эш табып бирәм. Бу юлы инде ул, бәлки, карышып та тормас. Җитәрлек сабак укыттылар аңа. Шыр тиле булмаса, аңларга тиеш. Төрмәгә генә башын тыга күрмәсеннәр, эшеннән алу берни түгел, эшеннән алганга сөенәм генә. Күңелемнән мин кырыкмаса кырык тапкыр шул уйны уйладым. Халикъны үзем белән Казанга алып китәр өчен, әллә ниләр эшләргә әзер идем мин.

      Кич җиткәнче, ике-өч тапкыр идарәгә барып кайттым, парторг Тавилов хатыны Хәдичәдән белештем. Хәдичә – яшь хатын, дөньяның ачысын-төчесен татымаган, мондый тәшвишне беренче тапкыр күрүе булганлыктан, кайгыра да белми. Нәрсә булсын аларга, юри эшләмәделәр бит, ди, мине юатып маташа.

      Авыл өйләрендә утлар кабынып, берничә көн яумый торган яңгыр тагын сибәли башлагач, балчыкка, ләмгә батып, машиналарын Җайлангар урманында калдырып, Халикъ белән Әнвәр кайттылар.

      Мин хәл сорашырга ташландым.

      Халикъ теләр-теләмәс кенә әйтте. Бюро булган. Аны председательлектән алалар икән. Бар сөйләгәне шул булды. Мин бик ялынгач, тагын ике сүз өстәде: дөбердәтеп аласылар!

      Тагын бер сәгатьтән Халикъны партактивка чакырып алдылар. Активны Халикълар белән килгән прокурор ярдәмчесе Хәмзин үткәрә. Карар чыгаралар: райком бюросы карарын дөрес дип табарга, шул хакта парторг Тавилов иртәгә гомуми җыелышка хәбәр итә. Колхозчылардан биш кеше – коммунистлар – райком карарын яклап чыга.

      Җыелышны иртән сәгать унга билгеләделәр. Сәгать сигезләр тирәсендә райком секретаре Байназаров килеп төште. Үзе белән яңа председатель дә алып килгән.

      Унга чакырган халык тугызда ук килеп тулды. «Саматовны төшерәләр!» дигән хәбәр олысын-кечесен урыныннан кузгаткан. Тик амбар янында, ашлык җилләткән төштә Мөбинә, Мөбарәкша абзый, механик Нурмөхәммәт торып калган. Халикъ аларга, ни ялынсалар да, җыелышка килергә рөхсәт итмәгән.

      Ул җыелыш гомердә онытылмаслык булып хәтеремдә калды. Бүген, ничәмә еллар узганнан соң да, мин аны яттан сөйләп бирә алам. Райком секретаре Байназаров, яшел япмалы өстәл янына чыгып баскач, клубка күз төшерде. Биек. Якты. Сулышларың иркенәеп китәрлек. «Кара, кара, – дидем күңелемнән үчегеп. – Саматов салдырган клуб. Культура сарае. Бүген син аны алып ташларга тиеш. Эшләгән ярамый сезгә, ялагай ярый».

      Секретарь үзен олы итеп тота. Унлап кеше президиум өстәле янына чыгып утырганчы, залдагыларга сүз катмады. Клубны күзәтә, йөзендә елмаю. Менә прокурор ярдәмчесе Хәмзин чыгып утырды, парторг Тавилов чыкты, алдынгы колхозчылар чыктылар. Миңа таныш түгел кара костюмлы яшь кенә бер егет, тубал чаклы чәчен куллары белән баскалап, өстәл янында күренүгә, минем арттан хатыннар:

      – Котдусов. Яңа персидәтел, – дип пышылдашып алдылар.

      Халигым никтер кызганыч булып китте. Эшлә, эшлә дә, ватык арба кебек чүплеккә