Акча күктән яумый (җыентык). Гариф Ахунов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Гариф Ахунов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия: Татар прозасы
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 2016
isbn: 978-5-298-03135-6
Скачать книгу
үзе өчен аеруча кирәкле чара дип уйлый, чөнки ул шуның белән колхозчының ышанычын казанырга итә иде. Шул процентлар белән саташып йөри торгач, моның акыллы башына дәүләткә биргән ашлыкның унбиш процентын түгел, ә кырда утырганның, ягъни әле җыеп алынасы игеннең унбиш процентын бирергә, дигән уй килә. Колхозчыга бүләргә өч мең биш йөз центнер икмәк исәпләп чыгара. Ут чыккандай чаптырып, ведомость төзеттерә, хезмәт көненә бер килодан иген өләшеп ташлый, ә калган ашлыкка бер йөз баш сыер контрактовать итә.

      Мин бу вакытта МТСка кадрлар бүлегенә эшкә кергән идем, Халикъның ярамаган эш эшләвен иң элек МТСта белеп алдылар. Директорыбыз Хәмзә Сафич мине үз итә иде, иремнең тиешсез эш эшләвен сер итеп кенә ул миңа әйтте. Әгәр Халикъ ялгышканын райкомга үз теле белән барып әйтмәсә, утызмеңче дип тормаслар, ике дә уйламый, төрмәгә ябып куярлар, диде.

      Кулымнан эш төште. Күңелемә хәвеф тулды. МТС ихатасы бездән әллә ни ерак түгел иде, төшке аш вакытында өйгә чаптым. Халикъ өйгә кайтып кына тора иде, елар чиккә җитеп, аның ялгышканын сөйләп бирдем.

      Халикъ мине, кашларын җыергалап, өнәр-өнәмәс кенә тыңлады. Мин шундук аңлап алдым: колхозчыга бер кило икмәкне белеп өләшкән ул сантый, белмәмешкә салынган гына!

      Тагын ике көннән Халикъны җилтерәтеп районга алып киттеләр. Ул елларны үзбаш кыланганнарның чәченнән сыйпамыйлар иде. Миңа ни өчендер Халикъны өйгә дә кайтарып тормаслар, шуннан гына утыртып куярлар кебек тоела башлады. Халикътан бигрәк үзем кызганыч булып киттем. Аңа нәрсә! Төрмәнең ни икәнен белә. Ике дә уйламый кереп утырыр, срогын да тутырып чыгар, чыккач та әле, мин хаклы идем дип, күкрәк сугып йөрер. Өч балам белән мин нишләрмен?

      Шуларны күз алдыма китергәч, тәннәрем эсселе-суыклы булып китте, үтереп башым авырта, сулыгып-сулыгып, күз кабагым тарта башлады. Ниләр дип кенә газаплый бу мине, үзен уйламаса, мине, балаларын уйласын иде.

      Төн урталары җиткәндә, капка төбенә машина килеп туктаганы ишетелде. Атылып урамга чыктым. Машина кабинасыннан ишелеп Халикъ килеп төште. Иңнәренә барып сарылдым:

      – Ниләр эшләдең син, җүләркәем? Кайчан утырталар?

      – Зинһар, урам уртасында паника куптарма, – диде ул. Гадәтенчә өзеп, кыска итеп әйтте. Тик шунда гына эчемә бераз җылы керде.

      – Йә, турама бәгъремне, әйт, ни булды? – дидем, аш җылытып китерергә дә онытып төпченә башладым.

      – Колхозчы икмәкле, мин «строгачлы» булдым, – диде тыныч тавыш белән, һәм әз генә елмаеп та куйды, әйтерсең аңа яхшы эшләгәне өчен бүләк биргәннәр.

      Халикъның моннан соң да чәчемне агартырдай эшләре аз булмады. Озакламый ул МТС белән дау куптарды. Хәмзә Сафич аппаратында эшләгәнлектән, таякның дәү башы минем өскә төште. Директор белән председатель принцип өчен ут уйната, аларның утлы күмерләре минем өскә коела. Натуралата түләү ул заманда гектар башыннан иде. Кулында вымпел тоткан алдынгы комбайнчы Сабир утыз ике гектар арыш урган, Халикъ аңа, гектар башыннан исәпләгәндә, 32 центнер натуралата түләргә тиеш, ә тегенең