Ләкин ул үз эшен бик белеп, нык кул белән эшләде.
Халикъ үзләренең бухгалтерына әйткән, әгәр Бажанов безнең банктагы счётка арест салдырса, шундук баш тарт, отказ бир, дигән. Өч көн саен отказ язып тора болар. Бажанов тиресеннән чыгардай булып талпына, алай да барып чыкмагач, эшне Мәскәүгә, РСФСР арбитражына бирә. Ни хикмәттер, эш Саматов файдасына әйләнеп кайтты. Генерал Бажановка җиде процент госпошлина түләргә туры килде. Биш йөз мең сумның җиде проценты ничә сум була? Бер проценты – биш мең, җиде проценты – утыз биш мең сум. Дәүләт файдасына генерал Бажанов утыз биш мең сум акча түләде. Нефтьчеләр кесәсеннән алып түләде. Генералның аңардан башка да акылсыз эшләре булган икән. Шәһәргә ул утыз метр биеклегендәге фонтан салдырырга уйлаган. Янәсе, киләчәк буыннарга һәйкәл калдыра.
Аны эшеннән алдылар.
Эшне тикшерә килгән обком секретаре әйткән:
– Шәһәрне пычракка батыргансың, оятыңны фонтан белән юмакчы булдыңмы? – дигән.
Минем Халигым җиңүче булып чыкты. Минемчә, ул хаклык эзләп йөргәнгә генә түгел, эшне җиренә җиткезеп, барлык законнарын белеп эшләгәнгә җиңде. Шулай да мин аның генерал хәтле генерал белән тартышуын хупламадым. Әгәр шунда генерал җиңеп чыккан булса? Мин өч бала белән өелеп калсам? Сантыйлык бу. Акыллы адәм эше түгел.
1954 елны Әлмәттәге һөнәр мәктәпләре махсус училищеларга әйләнде. Саматовны Казанга МВД системасына чакырып алдылар.
Халикъ белән без, мал-мөлкәтне җыештырып, дөресрәге, юк-бар бәягә сатып, Казанга кайтып төштек. Бу миңа сөенеч кенә булды. Ел саен диярлек урын алмаштырып, адәм рәтле оя кора алмыйча, кагылып-сугылып йөргәнче, Казанда ныклап кына бер төпләнеп алсак, әйбәт кенә яшәп китәрбез. Балаларыбыз бер мәктәпкә йөреп, бер укытучыга ияләнер. Маратның быел сабакка барасы елы. Әти-әни дә якты йөз белән каршы алдылар. Күз генә тимәсен, өрмәгән җиргә дә утыртмыйлар. Әни көндезләрен бакчада мәш килә, төпчек улым Җәүдәтне коляска белән алмагач күләгәсендә йоклата, олыракларына иртә өлгерә торган алмалар җыя, карлыганнан, кура җиләгеннән авыз иттерә.
Мин үзем, кайткач та, әтигә әйтеп куйдым.
– Йөрмәдек түгел, күп йөрдек, әти. Инде төпләнәсе килә. Киявеңә мамыклырак эш белешә тор әле, – дидем. Юкса Халикъның холык бик чуар, эшсез торса, эче поша башлый, син аңа эш кенә төткәзеп тор. Дәгъвалырагын бир. Көрәшсез үткән көн көнмени, янәсе! Тагын бер баш чыкмастай эшкә кереп куйса, артта калган берәр предприятиене өстерәргә тотынса, күр дә тор, ярты картаясың инде. Ул чагында минем кайгым түтүт! Гадәт-холкын белгәнгә, тегенең гел җаеннан гына торам. Хәйлә белән алдырырга исәп.
Әтинең таныш-белешләре аркылы Казанның Бауман урамындагы универмагына коммерческий директор кирәклеген белеп алдым. Менә дигән хезмәт хакы, почёты-даны, менә дигән «ЗИЛ» ы булачак. Безгә генә Пётр патша заманнарыннан калган каналларны киңәйтеп, бөтен илдән җыелган ятим сукбайны һөнәргә өйрәтеп, тәрбияләп, үзсүзле генераллар белән дәгъвалашып яшәргә димәгәндер! Гыйбадулла кызы Рокыя да бер лимузинга