бәйрәмнәренә иң затлы киемнәрен, күбесе әти-әниләре әле генә юнәткән яңаларын киеп, яңа чапкан печән исе килеп торган битләренә иннек-кершәнне кызганмыйча яккан, хушбуйны мул итеп сипкән кызлар, гыйнвар кары кебек ак күлмәкләрен галстуклар белән бизәп куйган арысландай егетләр очлы башлы туфлиләре белән бик эре генә ялтыравык паркетта сикерә-чүгәли бииләр. Һавада шатлык, өмет, киләчәккә ышаныч рухы – барысы бергә укмашкан. Бәйрәмне алып баручы хатын-кызлар вальсы игълан итүгә, дөнья бизәкләре, башкалар минекен чакырырга өлгермәсен дигәндәй, күзләре төшеп, бер ишесе якын итеп, яратышып йөргәннәре бер почмактарак төркем булып, бер ишесе утырып, күбесе басып торган егетләр ягына ашыктылар. Диңгез дулкыннары кебек бер күтәрелеп, бер төшеп һаваны ерып барган күкрәкләр арасында Ләйлә Габбасова да бар иде. Күптәннән читтән күз атып, ошатып йөргән күрше сыйныфта укучы Артурны биюгә чакырып, үзенә мөнәсәбәтен ачыклау иде нияте. Кара костюм, ак күлмәк кигән, әтәч койрыгы кебек чуар галстук таккан озын буйлы, үзен югары бәяләве, тәкәбберлеге алсу чыраена язылган егетнең каршына килеп басып, җыйнак гәүдәсен алгарак иеп, Ләйлә үзенең теләген белдерде. Теге җүнсез, банкир томшыгы, үз каршысына килеп баскан гүзәл затны күрүгә сикереп торып, чакыручының кулын алып, биючеләргә кушылды дип уйласагыз, бик нык ялгышасыз. Кызга күз кырые белән карап, сул аягы өстенә атландырып куйган уңын селкетмичә дә, «я вальс не танцую и не люблю» җөмләсен генә нечкә иреннәре арасыннан кысып чыгарды. Һәм вәссәлам. Аның уенча, егетнең бу кыланышы бик эффектлы килеп чыкты, Ләйләнең гомер агышына утлы күсәк белән тондыргандай сабак булды.
Сүзләрнең әйтелеш рәвешеннән, яңгырашыннан Ләйлә йөрәге, тән күзәнәкләре белән «мин сине яратмыйм» дигән мәгънә чыгарды. Беренче мәхәббәте булырга тиешле егет аны боз базына ташлады, аның хисләрен аяк астына салып таптады. Үзенә сиздермичә генә, артыннан күзәтеп, башкалар белән сөйләшеп торганда, күзләре талганчы карап, төшләрендә саташып, сөйләшеп, җиңелчә генә сөеп яшәгән кешесе, идеалы аны ничек мыскыл итте. Хурлыгы, гарьлеге ни тора. Биюгә чакыруының җирлеге дә бар иде кебек. Бервакыт яныннан узып барганда, Артур аңа елмаеп карагандай тоелган иде. Шуңа нигезләнеп, ул миңа битараф түгел бугай, ачыклыйсы, аңлашасы булыр дип, Ләйлә беренче адымны ясарга җөрьәт итте. Артурның иреннәрен көлемсерәгәндәй җәюе мыскыллау, нинди ике аяклы бөҗәк буталып йөри минем тирәмдә диюе булган икән. Ул ахмак шуны да аңламаган.
Сыйныфташларының берәрсе аның мәсхәрәгә юлыгуын күреп калган булса – эш харап, җир тишегендә качып та котылып кала алмассың. Ул, үзеннән өстәп, «Ләйлә Габбасова Артурга ялынып, ялварып биергә чакырды», тегесе «мин сине яратмыйм, син минем зәвыкта түгел, артык мине борчымавыңны сорыйм» дип, күзенә карап мыскыллады диебрәк хәбәр таратып, сөйләп йөриячәк. «Бу серне сиңа гына чишәм, башка берәүгә дә әйтә күрмә» җөмләсе, Ләйләнең үзенә килеп җиткәнче өстәлеп, болганып, бер ишесен шатландырып, телдән-телгә күчеп йөриячәк. Ләйләгә мәңгелек сабак биргән бу хәл ярый әле урта мәктәпне тәмамлаучыларның иң соңгы