Әтисен бераз кызганып куйса да, кәефе хуш Ләйлә югары дәрәҗәдәге гәпләшеп утыруны янәдән шаянрак эзгә төшерү ягын каерды:
– Мине яныгызда тотасыгыз килсә, ике як та хупларлык вариант тәкъдим итәм.
– Нинди?
– Өйләнешкәч, Морадны монда алып кайтырмын. Өенә чакырганы булмаса да, сөйләвенә караганда, аның бер бүлмәле фатиры безнең Томан оясыннан аз гына зуррак булырга тиеш.
– Кая яшәү мәсьәләсен әтиең исән-имин чакта хәл итәр. Урамда калдырмам. Безнең янда, оҗмахта яшәргә теләмәсәгез, әниеңне килен итеп төшергән хрущёвкабызны да саклап тотам.
– Дөнья барышы шуңа җайланган инде, – диде Ләйлә, җитдиләнеп. – Ата күңеле – балада, бала күңеле – далада дип, юкка гына әйтмәгәннәрдер, – дип өстәде, кайчандыр ишеткән мәкальне бераз үзгәртеп.
Әти кеше бу фикерне ошатмады, кызының шаяртуын да кабул итмәде.
– Бу – тәрбиясез, ата-ана мәхәббәтен күрмәгән, бәяләп җиткермәгән балалар турында әйтелгән мәкаль. Син аны башыңнан чыгарып ташла, – дип, килде-китте сөйләшүне хупламаганын күрсәтү йөзеннән булса кирәк, урыныннан торып йөренеп алды. Атасының холкын яхшы белгән Ләйлә ялгышмады. «Озаклап сөйләшеп, теңкәгә тия торган вәгазь укырга җыена бугай», – дип уйлап куйды.
– Кызым, тормыш юлыңда нинди генә кыенлыклар, бәхетле, ничек диләр әле шагыйрь иптәшләр, мизгелләр булмасын, синең өчен таяныч, якты маяк төсле әти-әниең торса, аларга яхшы мөнәсәбәтең күңел тынычлыгы алып килер. Кешеләрне нәрсә якынлаштыра? – Сахип, галәм серләрен ул гына белгән кешедәй, имән бармагын алтатар көпшәседәй өскә күтәрде. – Кан уртаклыгы, кызым. Шул гына кешеләрне бәйләп, җепкә тезеп тота. Ни өчен гаиләләр еш таркала? Аларны уртак кан бәйләп, укмаштырып тотмый. Ә мәхәббәт дигән әкәм-төкәм мәңгелек булмый, утка эләккән коры йомычка кебек, тиз көлгә әйләнә.
Сахип әфәнде яраткан мәүзугына кереп киткәч, туганлык мөнәсәбәтләре турында туйганчы, озаклап фәлсәфә сатты. Ләйлә әүвәл аны кызыксынган булып, мәктәптән «икеле» алып кайткан укучы бала кебек бирелеп тыңлады. Күңеленә кызыклы бер фикер килгәч, урындыгында боргалана, бит очларына чокырчыклар чыгарып елмая ук башлады. Билгеле нәрсәләр хакында шулай озак һәм эчпошыргыч итеп сөйләүчене кая тыңлаганы бар соң аның? Шуны исенә төшерү күңел шәрифләрен күтәреп җибәрде. Бөек Толстой каләменнән төшкән Каренин шулай нотык тотарга, акыл сатарга, өйрәтергә яраткан ич. «Анна Каренина» романын укыган иде, күптән түгел фильмын да карады. Күрәсең, уңышсыз мәхәббәте белән беррәттән, Анна, карт иренең вәгазьләреннән туеп, поезд астына сикергәндер. Каренин ролен уйнаучы артистның фамилиясен хәтерләмәсә дә, артык тигез, төссез сөйләве белән аның нәкъ әтисенә охшап торганын тәгаен хәтерли. Аның нотыкчыны бүлдереп, янәдән уйнаклап,