Сайланма әсәрләр. 4 т. / Избранные произведения. Том 4. Нурислам Хасанов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Нурислам Хасанов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2017
isbn: 978-5-298-03661-0, 978-5-298-03423-4
Скачать книгу
сирәк яктыртыла. Газета битләрен күбрәк Нәфис Хаковның үз язмалары алып тора. Хаталар да күп китә. Мәсәлән, алдынгылар исемлегендә мине Мәсхутшин урынына «Мәхмүтшин» дип язганнар… Кыскасы, «Байтирәк хәбәрләре» газетасына яхшы җитәкче кирәк… Матбугат министры безнең сүзгә колак салса әйбәт булыр иде…»

      Нәфис (үз-үзенә). Тагын кемнәр кушып чыгыш әзерләттегез икән?

      Сибгатуллин. Матбугатның роле бик зур, бигрәк тә сайлауларда. Юкка гына матбугатны дүртенче власть димиләр. Кызганычка каршы, Нәфис абый җитәкчелегендәге редакция безне аңламады. Алар белән сөйләшүләргә карамастан. Нәфис абый, так что, үпкәләмәгез… Ну, товарищи, ситуация конфликтная, честно говоря, мы старались убедить его, решать вопрос по любовно, и освободить его от должности по собственному желанию…

      Ишкәев (чыгышны бүлдереп). Юк, син, Фаил Минһаҗевич, болай диген. Без, район оешканнан бирле, Нәфис абыйдан куркып яшәдек, диген. Хакимият башлыгыннан алып, калганнарга хәтле курыктык, диген. Тегене язар, моны язар, дип, тагын язмасын дип, без дер калтырап яшәдек, диген. Ату син сүзеңне икенче төрле башладың… (Карашын Нәфискә юнәлтә.) Менә бүген «Чулпан» колхозы ни өчен шундый начар хәлдә? Ике йөз баш сыердан йөз баш сыер калган. Аны язарга кирәк. Ни өчен «Үзән» совхозында җитәкче алышынды? Андагы хәлләрне язарга кирәк… (Сибгатуллинга ишарәләп.) Син әйт, ничә ел куркып яшәдек инде, тагын да куркып яшәмәскә дигән фикергә килдек, диген. Фикерегезне дөресрәк итеп әйтеп бирегез. Әле әйтелгәнен дә куркып әйтәсез…

      Сибгатуллин. Дәвам итәбез, иптәшләр! Без ирекле матбугат турында сөйлибез икән, Нәфис абый үзе газетаны финансласын, үзе бастырсын, үзе чыгарсын һәм үзе сатсын. Бәйсез газета булса, Нәфис абый, хөрмәт итәмме мин аны, юкмы, ул безнең рәтләрдә булырга тиеш түгел. Ә хәзергә безнең газета халык таләпләрен үтәми. Шуңа күрә…

      Ишкәев (Сибгатуллинны янә бүлдереп). Шулай эшләргә кирәктер, минемчә. Ул шулай булырга тиеш тә. Булдыра алмагач, ябышып ятарга димәгәндер бит, кешене азаплап! (Нәфискә ачу белән текәлә.) Азапламагыз коллективыгызны да, безне дә. Мин бит сезгә әйтеп күрсәттем, Фаил Минһаҗевич та әйтте. «Языгыз район тарихы турында китап», – дип. Мин шул китапны чыгарырга булышам, дидем. Бүген дә шул сүзне әйтәм… Җиңелә белергә кирәк, җиңелә белү – үзе геройлык ул!.. Әгәр мин эшемдә булдыра алмыйм икән, бу Байтирәк районына ябышып ятмыйм, мин китә торган кеше…

      Нәфис (үз-үзенә). Китәрсең бар?! Ни гомер көтеп алган тәхетеңне бирдең, ди! Власть синең «җим»ең ул, коттеджларың, машиналарың… Кәнәфиең сине дә ымсындырып тора. Сиңа да шул кирәк: халык байлыгын талаганыңны күрмәсеннәр генә…

      Ишкәев. Бу һәрбер кешегә карата да шулай булырга тиеш: синең арт ягыңа тибеп озатканны көтәргә түгел… Илбашы Елесев та, эшли алмагач, үзе теләп китеп барды бит! Нәрсәгә тарткалашырга? (Сибгатуллинга.) Дәвам ит!

      Сибгатуллин. Ну, товарищи, тут всем ясно. Печать, вообще, не терпеть критики. Монда җитешсезлекләр күп инде. Газета эшендә систематик план юк. Сыйфат начар, контроль түбән. Газета вакытында чыкмый, үз укучыларына барып ирешми. Так что, прокуратура тикшерүендә