Ринат узган-барган кешеләрне абайламады да. Әле бер, әле икенче сорауга җавап эзләде. Кинәт Атлашкинодагы кышкы урман аланы күз алдына килде. «Ап-ак кар өстеннән каршына, тере чәчәктәй, калкына-калкына Хәниясе килгән күк булды. Аннан карлы алан яшел болынга әйләнеп калды. Сарык көтүләре утлап йөргән болын башыннан, яланаяк яшел чирәмнәргә баса-баса, көдрә чәчләрен тузгытып, зәңгәр күзле Зәлия йөгереп килә күк. Кулларын болгап, ниләрдер кычкыргандай итә. Ара ераклыктан тавышы килеп җитә алмый иде…»
Ринат бар көчен җыеп, фикер юнәлешен үзгәртергә, тынычланырга тырышты. Уйлары янә үз эзенә төште. «Алай да, ничек кенә булмасын, эш семьяны җимерүгә, сындыруга кайтып калмаска тиеш… Юк, юк… Балага ата-ана назы, җан җылысы кирәк…»
Көтмәгәндә, барак каршындагы яшел чирәмдә туп тәгәрәтеп уйнаган Зөлфия: «Әт-ти!» – дип кычкырды. Бу тавыш Ринатның суына башлаган күңелен бердәм җылытып, рәхәтләндереп җибәрде. Зөлфия, кулларын җәеп, әтисе каршына ашкынды. Ринат аны очып килгән уңайга күтәреп алды. Кыз әтисе муенына сарылды, ул да түгел, аның кочагыннан шуып та төште. Аннан, Ринатның кулыннан эләктереп, сикеренә-сикеренә:
– Әти! Әти! Мин бүген негр кеше күрдем, – диде.
– Кайда?
– Әни белән садиктан кайтканда.
– Матурмы соң?
– Кап-кара. Тешләре ак…
Кызчык әзгә генә уйланып калды да сөйләвендә булды.
– Әти! Әти! Нигә кешеләрнең берсе ак, берсе кара?
– Негрлар гел кояшлы якта яшиләр, шуңа каралып беткәннәр. Ә бездә кыш та була, ак кар да ява. Шуңа күрә безнең битебез ак.
Зөлфия бу җавапка рәхәтләнеп көлде, шаяртасың дигәндәй, бөгелгән бармагын селкеде.
– Әниең өйдәме? – дип сорады Ринат.
– Өйдә. Ул безгә салат белән витамин ясый и котлет пешерә.
– О-о! Аннары үсәсең икән.
Зөлфия бии-бии атлады.
– Әй-йе…
– Өйгә керәсеңме соң?
– Юк әле, әти. Мин бераз гына уйныйм…
– Ерак китмә, яме?
Зөлфия, ризалыгын белдереп, тубын сикертә-сикертә, элек уйнаган чирәмлеккә китеп барды.
Барак коридоры ишеге төбендә,