– Ул Мәскәүдә командировкада.
– Кайчан кайтачак?
– Дүшәмбедә.
Ринат, алай икән дип, баш какты да, ишектәге кабул итү сәгатьләрен күңеленә беркетеп, кире борылыйм дигәндә генә, директор кабинетыннан аксыл йөзенә тимгел-тимгел кызыллык йөгергән бер яшь кенә ханым килеп чыкты да, як-ягына борылып та карамый, дулкынлануын тыяр-тыймас, ашыгып китеп барды. «Үтенечен канәгатьләндермәгәннәр», – дип уйлады Ринат һәм ихтыярсыздан элегрәк цехларда май-керосин складында эшләүче, татарчаны шәп белгән Пелагея исемле, бераз кыеграк авызлы чуваш хатынын исенә төшерде. Цехташларының кәмит итеп сөйләвенчә, ул директорга квартира сорап бер керә, ике, өч… Каршы килә башлауларын сизү белән, дулкынланып, юри, өянәге килгән кешедәй, һушыннан язып егыла икән. Соңгы керүендә директор түзмәгән, бар, бүтән йөрмәсен монда, дип, квартирага рөхсәт биреп чыгарырга мәҗбүр булган…
Ринат фойега чыкты. Монда төрле вакытларда эшләнгән моторларның фотомодельләре, рәсемнәре рамлап эленгән. Шунда ук экономик күрсәткеч диаграммалары сызылган. Фойе һәм коридорлардан, тек-тек басып, биек үкчәле ханымнар үтеп-сүтеп йөри, алар үзләренә генә хас нәзакәтлелек белән узалар, директорның килгән-киткән минут-сәгатьләрен төгәл белеп, көнлек кәефен барометрдай сизеп торалар. Исәнләшкәндә, мөлаем гына елмаерга тырышалар, үзләреннән хушбуй исләрен коеп калдыралар. Бу – аларның үзенчә яшәү ысулы. Моны станок артына басып эшләүче Наҗия апа да, минем Хәния дә булдыра алмый.
Ринат тормышта шундый каршылыклы принциплар барына күбрәк инана барды. Тормышны көрәш дип атамаслар иде шул. Кем җиңә? Көчле. Ул көч гаделлек, хаклык өчен янучылар кулында булырга тиеш. Димәк, Мелецковлар каршында җебеп калырга ярамый…
Канатлы уйлары аны өченче катка җиңел алып менде.
Кабинет ишеген ачып кергәндә, Мелецков өстәл артындагы әйләнмәле урындыгының терәгенә арка терәп утыра иде. Кулында телефон трубкасы. Текә башын чак кына кагып, «уз!» дигән ишарә ясады. Гәүдәсе әле бер, әле икенче якка боргаланды.
– Әйе, әйе, урыны шәп, Идел буенда. Сызым-үлчәмнәре бар, әзер… Яхшы булыр иде ул нарат бүрәнәдән. Ни әйтсәң дә, бер бүлмәсен мүкләп, җылы итеп эшлисең… Анысы очрашкач. Яхшы, килештек. Хуш…
Мелецков трубканы куйды да, бернидән тартынмый, үзен иркен тотып, Ринатка дәште:
– Тыңлыйм. Утырыгыз.
– Юк, утырып тормыйм, – диде Ринат, янәшәсендәге урындыкны өстәлгә табарак шудырып. – Василий Фёдорович! Мине пресс мәсьәләсе кызыксындыра. Эшкә бирелдеме әле ул?
– Әлегә тора.
– Ничек?.. Кирәк бит…
Мелецков үз дәрәҗәсен үзе белгән тавыш белән:
– Бер синең пресс кына түгел бит, цехның бүтән мөһим эшләре дә җитәрлек, – диде.
Бу җавап Ринатның күңеленә тиде.
– Ә минем эш мөһим түгелмени? Экономик яктан караганда, эффекты – меңнәр!.. Шул реверс аркасында моторы салдырылган самолётлар һәр аэропортта кадалып