– Аракыны кыстылар хәзер… – дип, Сөләй стаканнарга сыра агызды.
– Әйтмә дә инде, – диде дә Ибрай, ялт кына, стаканын бушатып та куйды. Тәмләп балык койрыгы суыра башлады. Көлемсерәгәндәй итеп янә өстәде: – Зато, күрше, баш авыртмый инде, ә-ә?
Ибрайның салпы якка салам кыстыруына Сөләйнең әллә ни исе китмәде.
– Баш авыртса, аны төзәтеп була, – диде дә стакандагы сырасын голт-голт йотып җибәрде. – Менә монда авыртмасын… – Ул йодрыгын йөрәк турына бәргәләп алды. – Иң кыены шунда…
Ибрайның майлы күзләре хәйләле ялтырап китте.
– Өйдә тәртиптер ич?
– Өйдә ярый анысы… Хатын мырлый-мырлый да туктый ул…
– Соң, шулай булгач, нигә уфтанырга?
Сөләй, сары тешләрен ялтыратып, авыр сулады.
– Дөреслек юк…
– Дөреслек? – Ибрай, Сөләйдән ни чыгарын көтеп, шып туктап калды, кашларын мәгънәле сикертеп алды.
Сөләй, фикерләрен бер ноктага тупларга теләгәндәй, бакчаның кыл уртасына иске шинель, солдат бүреге кигереп ясалган карачкыга төбәлеп калды. Карачкы аңа кимсетелгән, рәнҗетелгән бер ярлы-ябага кебек тоелды. Салынып торган чулак җиңе күңелен шомландырып җибәрде. Һәм ул, әйтәсе фикеренең эзенә төшкәндәй, кырт борылып Ибрайга карады.
Ибрай, туклыкка күнгән кыяфәттә, бернигә исе китми, балык койрыгын чәйнәвен белә иде. Калын таза ак тешләре авызына эләккәнне һич тә ычкындырырга охшамаган.
– Әйе, әйе… – диде Сөләй, сүзен дәвам итеп. – Менә былтыргы ярышны гына алыйк. – Кечкенә генә тыныштан соң, төрткеле итеп өстәде: – Социалистик ярышны… Станокчылар, слесарьлар, полировщиклар ярышын. Шартлар шундый: күпме эшли аласың – чикләү юк… Җиңеп чыгучыларга телевизор, акчалата бүләкләр, әле кемгәдер квартир да бирделәр. Мин дә ярыштым. Тырыша торгач, ике атна дигәндә, группа буенча өченче урынга чыктым. Күңел күтәрелеп китте. Атна саен эш нәтиҗәләрен карап барабыз. Ахырга таба карыйм, мастер Потапов – безнең горлапан Якимов, Крутяковлар тирәсендә еш чуала башлады. Әст-вәст киләләр. «Калҗалырак» детальләр алар ягына ычкына. Шу-шу болар. Эшләре шома бара. Тагын бер атна узды. Ярыш нәтиҗәләрен карыйм, үз күзләремә ышанмый торам: Сөләең өченче урыннан бишенче урынга тәгәрәгән. Тегеләр алда, мине сикереп узганнар. Булмый икән бу, дип уйлаган идем һәм дөрес чыкты: финишта – алар беренче! – Сөләй бармакларын бөкте. – Пеләш төсле телевизор алды. Крутяковларга өчәр йөз сум премия.
– Ә сиңа? – Ибрай мыек астыннан елмайды.
Сөләй баш бармагын урта бармак белән имән бармак арасына тыкты.
– Миңа?.. Менә шымытыр… Алырсың Потаповтан. Бүре тек бүре. Үчеккән кешесен сарык урынына тотып ашар. Эче тулы мәкер. Андый мастерны гомер күргән юк әле.
Ибрай, Сөләйнең фәлсәфәсен гадәти күренешкә санап, болар вак нәрсә ул дип, стаканнарга сыра бүлде.
– Әй