Төш авышкач, җыйнаулашып, Сабан туена чыктылар. Кайтучы кунаклар да күп иде. Очраган таныш-белешләр, читләп-читләп булса да, Хәниянең буй-сынына, киеменә, төс-битенә игътибар итеп узалар. Янәсе, шәһәр килене ничегрәк? Тикшереп, сынап карауларын Хәния үзе дә тойды. Матурлык ягыннан үз чамасын белгәнгә, башын горур күтәреп йөри бирде. Ринат та аның янәшәсендә үзен бәхетле сизеп атлады…
Кичкә таба, барысын күзәтеп кайткач, самавыр яңартып җибәрер алдыннан, әнисе:
– Кара, безнең чишмә суы бетеп киткән икән әле, – диде.
Нәзирә шундук: «Хәзер барам, әнкәй», – дип, чиләк-көянтәләрен алып, якында гына аккан чишмәгә җыена башлады. Шулчак Фаягөл апа Хәниягә сораулы караш белән карап алды. «Бергәләп бармыйсызмы соң?» дигән мәгънә чагылып китте. Моны Нәзирә дә абайлады. Тик Хәниягә эш кушуны арусынмады. Үзе белеп барса бер хәл иде. Әле чиләк-көянтә күтәреп су китерә аламы. Икенчедән, кунак. Ә Фаягөл апаның беләсе килә: яшь килененең кулы эшкә йогамы, юкмы? Холкы-фигыленә дә игътибар итте. Теләге: киленен күрше-күлән алдында уңган итеп күрсәтү иде. Ринатын авылдан өйләндерергә теләгән иде дә, нишләтәсең, киңәшми-нитми, шәһәр кызына өйләнде дә куйды. Үзе килештергәч, ярар инде, диде.
Ринат әнисе ни көткәнен белсә дә дәшмәде. Капкадан чиләк-көянтәләрен асып чыгып барган Нәзирә артыннан: «Зәлия булса, ул да шулай эшләр иде», – дип уйлап куйды. Аның чишмә алды инешенә салган ташларга басып чыкканын кат-кат исенә төшерде, әлеге уйлардан арынырга теләп, һәркемгә тигез килми инде дип, үз-үзен тынычландырды.
Икенче кайтканда, бәрәңге алу вакыты иде. Ринат, тимер көрәкләр алып бакчага чыгышлый, үз-үзенә:
– Бераз эшләп ашарга кирәк, аш үткәзергә яхшы була ул, – дип куйды.
Тегеңә-моңа карамыйча эш башланды: Ринат бәрәңгеләрне казып чыгарды. Хәния ул чыгарган бәрәңгеләрне сабакларыннан аергалап җыештыргандай итте. Чүпләргә иртәрәк, бераз кояшта кипшенәселәре бар иде. Әмма Хәниянең бакчада аяклары теләр-теләмәс кенә атлады. Ул Ринатның, ярым шаяртып, «Эшләп ашарга кирәк…» дигән сүзләрен үзенчә аңлады. «Шулай әйтергә ничек теле бара? Яраткан кешеңә шулай каты кагылалармыни?.. Кунакка кайтып, синнән ашау кызгансын…» Күңелен җир өстенә ялтырап чыккан эре-эре бәрәңгеләр дә ачмады. Киресенчә, алар, Ринатның аксыл йөзен хәтерләтеп, бит ертып көләләр сыман иде. Ул ачу белән бәрәңге сабакларын бер-ике тотып селекте дә, дәшми-нитми, өйгә кереп китте. Ринат: «Син кая?» – дип сорамакчы иде дә, йә эчәсе килгәндер, дип дәшмәскә булды. Хәния, ишегалдыннан урамга чыккач, югары очка таба менеп китте. Ризасызлык хисе җанына тынгылык бирмәде: «Хәзердән үк шулай мыскыл иткәч, нәрсә була инде бу?.. Мин аңа күңелле хәбәр әйтергә җыенып йөрим… Ә ул… эштән башканы күрми. Ярар, ашамам сезнекен, кибеттән берәр нәрсә алырмын да…»
Хәния әнә шундый уйларга уралган иде. Урам чатында йөзе-бите тузанга буялып беткән яланаяклы бер малай, аңа карый-карый, юлны аркылы чыкты. Ул да аны монда ят итә кебек тоелды. Бу минутта ул үзен кайдадыр читтә, иптәшләреннән, туганнарыннан аерылып калган