Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2. Нурислам Хасанов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Нурислам Хасанов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2017
isbn: 978-5-298-03425-8, 978-5-298-03423-4
Скачать книгу
ул шушы кыз карашында ни әйтергә белми ымсынып калды. Сыгылып торган нәзек билле кыз үтә дә тере иде, елтыр күзләре белән аны елмаеп каршы алды.

      – Абый, сезгә нәрсә кирәк иде? – диде.

      Кызның мөлаем елмаюы кибеттән нәрсә аласын да оныттырды.

      – «Абый» димәсәгез дә ярый инде, – диде Нәфис, кибеттә чит-ят кеше булмаса да, як-ягына каранып. – Шундый үсеп җиткән кызлар өчен…

      Кыз куанып көлде.

      Нәфис:

      – Билләһи, исемегезне дә белмим, кай арада шулай үсеп җиттегез?

      – Мин Иркә булам, – диде кыз горур гына.

      Нәфис, исенә төшерергә тырышып:

      – Яңгул абый кызы бит? – диде.

      – Әйе.

      – Болай кем бәхетләре өчен үстегез икән?

      Иркә, оялгандай итеп, янә көлде.

      – Белмим инде…

      – Ничек белмисең?! Әллә егетең дә юкмы?

      – Егетләр белән йөрергә миңа иртәрәк әле.

      – Берәрсен яратсаң, мәхәббәт иртәне-соңны белми ул.

      – Әй абый, оялтмагыз әле.

      – Ә син оялма, мин… мин чынлап әйтәм. Кибеткә килеп керүем булды, нурлы йөзең, ничек дип әйтим, бар дөньямны яктыртып та җибәрде.

      – Шаяртмагыз инде.

      – Чынлап, нәрсә аласымны да оныттым. Дөресрәге, оныттырдың…

      – Әй, көлмәгез әле…

      – Һич юк… – Ул витринага күз салды. – Менә миңа бу шоколадны алып бирегез әле!

      Нәфис Иркә биргән шоколодны алуга, аның үзенә кире сузды.

      – Бу – миннән сиңа бүләк, очрашу хөрмәтенә…

      – Рәхмәт…

      Аларның танышулары шушы очрашудан башланып киткән иде…

      Нәфис, чәйләп алуга, район хакимиятенә җыенды.

      Ул, кара дипломатын кулына тотып чыккач, ишегалдында тукталып калды. Төнге яңгырдан соң һава чистарып, сафланып калган иде. Күк болытлардан арынган, аяз. Офыктан елмаеп күтәрелгән кояш җирне парландырып кипшетә. Ара-тирә ачылып ябылган капкалардан чыккан кешеләр парлашып та, бала-чагаларын ияртеп тә район үзәгенә таба эшкә ашыга. Нәфис, тирә-ягына карана-карана, йорт-җирен, бакча биләмәләрен күздән кичерде. Хуҗалыгында – тәртипсезлек, эшлисе эшләре әле монда, әле тегендә ярылып ята. Коймалары да тотылып бетмәгән, көтүдән кайткан мал-туар бакчага керә, таптый, утырткан агачларны кимерә. Әнә күршесе Чутый Бараевның бар җире җитешкән: өен ак кирпеч белән тышлаткан, мунча, гаражларын салдырган. Прокурорлыкта эшләгәндә, һәммәсен бер сызгыру белән эшләделәр дә киттеләр. Ә син аның ишегалдына караган, күзәтү объектына әйләнгән тәрәзәсен дә каплый алмыйсың, сала башлаган сараең да төзелеп бетмәгән, түбәсе ябылмаган килеш тора. Булышыр кешеләрең булмагач нишлисең? Берүзең ни генә кырасың? Редакция коллективын оештырасыңмы, газетага мәкалә язасыңмы, колхозларга чыгасыңмы, кулыңа балта аласыңмы? Газета вакытны да ала, энергияңне дә тартып чыгара шул. Әле шуның өстенә, акча соранып, хезмәт хаклары кирәк дип, райфин, банк бусагаларын күпме таптыйсың…

      Нәфис, төрлечә уйланып, үз-үзен юата-юата, урамга чыкты. Күңелендә янә шул сорау туды: «Тукбаев нигә чакырта икән?