– Нишлим? Мин ул түгел…
Бу вакыт өй эчендәге тынлыкны ике стена арасына кергән тычканнар бозды. Берсе, кухня өстәленә менеп, пыяла савытны аударды. «Вәт каһәр, – диде Нәфис. – Мәче кирәк шул». Тычканны өркетергә теләп, йодрыгы белән стенага какты һәм колак салып тыңлады. Тычканнар беразга тынып калгандай булдылар, күпмедер вакыт үтүгә, тагын үз хәбәрләрен салдылар, теш кайрый-кайрый, стенага яңа тишек тишәргә чамалыйлар. Ул янә стенага кагарга мәҗбүр булды. Шулай берничә тапкыр кабатлый торгач, тычканнар тынып калгандай булды…
«Күңелгә яктылык җитми… Әллә шәм кабызырга инде?»
Шушы уй сине урыныңнан торгызды. Кухняга уздың, шкафтан шәм алып кабыздың һәм аны карават читендәге тумбочка өстенә куйдың. Тонык кына тибрәлеп янган шәм уты, караңгылыкны артка чигерә төшеп, җанга үз нурын сирпегәндәй итте, ниндидер өмет, ышаныч арта төште. Син, тик ятканчы дип, тумбочка өстендәге диктофонны алып кабыздың. Микрофоннан җыр түгел, авыл хуҗалыгы министры Сөнгатовның берничә көн элек кенә районда оештырылган Республика семинарында ясаган чыгышы яңгырады: «Без барыбыз да, бу семинарны Байтирәк районында үткәрү өчен, «Инеш» кооперативы җәмгыяте клубына җыелдык. Биредә утыручылар – республиканың агропромышленность активистлары, уку йортларының фән эшлеклеләре, шулай ук азык-төлек һәм эшкәртү промышленносте хезмәткәрләре, район хакимияте башлыкларының урынбасарлары, авыл хуҗалыгы идарәсе хезмәткәрләре. Безгә хөрмәтле кунагыбыз, Россия Федерациясенең авыл хуҗалыгы министры Абрам Александрович та рәхим итте. Әлбәттә, без бу семинарны, шушылай җыелып, Казанда, әйтик, мәртәбәлерәк урында – зур театр залларында да уздыра ала идек. Ә миңа, беләсегез килсә, биредә ошыйрак төшә. Бүген без биредә күбрәк терлекчелек тармагындагы проблемаларга һәм сайлауларга да тукталып узарбыз… Реформа узган район хуҗалыкларында бернинди проблема юк. Анда халык башкача уйлый: «Без барыбыз да Эльс Борисович өчен!» – диләр…»
Нәфис, бер ишеткәнне кабат тыңлыйсы килмичә, диктофонын сүндерде. Ул көнне семинар ахыры тагын да шәбрәк урында – Калач күле буенда төгәлләнде. Бәйрәм рухы, бәйрәм тантанасы озак дәвам итте, аны сүз белән генә аңлатырлык та түгел иде. Озын-озын өстәлләр затлыдан-затлы нигъмәтләрдән, төрле шәраб-хәмерләрдән сыгылып тора. Берьюлы йөзләгән кеше патшалар сые күреп туклансын әле! Рәхәтләнеп күңел ачып кал, җырла, бие. Сайланачак түрәбез хөрмәтенә бернәрсә дә жәл түгел. Тук чырайлы олуг кунакларның да йөзләре ачылган, телләре язылган. Күл буе табыны гөрләпме-гөрли. Беркая ашыгу, кабалану юк. Мондый очрашулар теләсә кайда гел булмый. Кунакчыл Байтирәк районында гына! Аңардан аның байлыгы кимеми. Тукбаев тарафыннан һәммәсе алдан күрелгән. Артист, җырчылары да үз урынында. Бер читтәрәк электр движогы да тыр-тыр эшләп тора. Тау башына кунаклаган микрофон да тынмый. Тукбаевның оештыру сәләтенә исең-акылың китәр. Булдырган, афәрин! Ул йөзенә кызыллык китерәме соң?! Үзе