Шушы минутта күзләрен Фирүзәдән ала алмый, эчтән генә тантана кичергән Ишкәев халәтен нечкәләп тоеп алган Миң Муллович янәшәсендә утырган Казан кунагына терсәге белән төртеп алды да җырчы Фирүзәгә таба ым какты.
– Беләсеңме бу тутый кош кем сандугачы? – диде.
Кунак, күзлеген салып, җырчы кызга төбәлде һәм, бер кат күздән кичереп, иңбашын какты.
– Белмим бит, әй… – диде ул, үз-үзенә елмаеп һәм: – Шәп нәмәстәкәй, тавышы Зыкинаныкыннан ким түгел, ярыйсы гына сайрый, – дип өстәде.
Миң Муллович, кулында уен картасы тотып, акча отарга тиешле кешедәй, эчтән генә көлде.
– Монда аны сайратучылар бар, – диде.
– Бардыр, булмыйча… – дип килеште кунак. – Шәп бит, шәп!..
– Аның шәплеген әнә теге, – Миң Мулловичның кулы янә хәрәкәткә килде, ул кунакның игътибарын түр башында аягүрә торып баскан, үтә дә канәгать чырайлы Ишкәевкә юнәлтте, – пеләш абзаң гына белә ала инде.
– Динар Хамаевичмы?
– Нәкъ өстенә бастың, – диде Миң Муллович, янә куанып. – Алар һаман бергә…
– Рәхәтен күрсен…
– Дөрес. Әйдә, берне сандугач хөрмәтенә тотыйк әле. Бер эчкә кергән тышка чыкмый калмас. Ха-ха-ха…
Нәфис күңеленә мәҗлес хуш килмәде, Фирүзә җырын тыңлаганнан соң, ул кайтып киткән иде…
Ул тумбочка өстендә тонык кына янган шәм утына карап алды. Зәгыйфь ут шәүләсе стена-түшәмнәрдә дерелдәп- дерелдәп алды, янә дә көчәеп, янып китәргә талпынгандай итте. Эреп кыскара барган шәмнең әкрен-әкрен сүрелә, гүя гомер чигенә якыная баруы Нәфисне уйга салды: «Күкрәк читлегендә шәмдәй янган йөрәк утың сүнмәсен-сүрелмәсен иде. Кешеләргә дә җылылыгын биреп, озак-озак янсын иде. Ут, гүя өмет шәмедәй аның күкрәк читлегендә гомер буе янарга омтылып талпынды… Сүнмә син, өмет шәмем, гомер юлдашым! Йөземә төшәргә теләгән күләгәләрне, бүлмәмдәге караңгылыкны куып тарат, гүзәл гомерләргә тиң булып ян, буыннар чылбыры өзелмәсен, шәҗәрә агачы корымасын… Гомер ул аккан сулар кебек үтә дә китә икән. Башта бабамнар шәме, аннан әтием Ярулла шәме, яктыра-яктыра, ниләрдер әйтеп калдырырга талпынгандай сүнә барганнар… Мин Хак бабамны хәтерләмим дә, аны бары әтием сөйләгәннәрдән генә беләм. Ул да әтием кебек шәп тегүче булган, халык белән аралашкан, тормыш сабакларын өйрәнгән, туры сүзле булган. Ул да җир сукалаган, иген иккән. Бәлки, мин бабама охшаганмын?..»
Нәфис әтисен яхшы хәтерли, унсигез яшькә кадәр бергә яшәделәр. Армиягә киткәч, ул аның үлгән хәбәрен алды, җирләргә кайтып өлгермәде.
Ул шәмгә багып алды. Ихтыярсыздан күз алдына әтисе сурәте килеп басты. Әйтерсең талпынып янган шәм әтисенең күкрәк читлегендә аның зәгыйфь йөрәген яктыртып яна, күңел нурын, якты рухын сирпи. Тән-сынын үтә күренмәле иткән… Шул ук уртача буй, чандыр гәүдә, башында – түбәтәй. Менә ул, ике кулын артка куеп, бераз алга сөрлегеп, тырт та тырт, вак-вак