Иртән кырынмаган Хисам кап-кара төк баскан ияк очларын сыпырып алды һәм көлемсерәп куйды.
– Бирсен Ходай! Аннан ни зыян? Ул акчаларның күбесе, безгә килеп җиткәнче, туймас коррупционерлар кесәсендә утырып калмаса ярый ла… – диде.
– Калмас, нык контроль булса…
Хисам янә көлемсерәде.
– Тикшереп контроль ясаучыларның да авызы бар бит, – диде, илдәге тәртипләрне күзаллап. – Алар да хәзер шомарганнар, җаен табып тикшерүченең дә авызын каплый беләләр.
– Гел каплый алмассың, бер якаңнан тотып селки башласалар…
– Белмим инде, вәгъдә иткән булалар да, ахыры нәрсә булып бетәр. Яшәсен иде авыл!..
Машина район үзәгенә кереп, май заводы ягына борылгач, Хәлим шофёр Хисамга рәхмәтләрен әйтеп кабинадан чыкты да, документлары хәстәрен кайгыртып, эчке эшләр бүлегенә таба китеп барды.
Кичкә таба Гөлсем үзен арып талчыккандай кәефсез сизде. Аның җанын ниндидер аңлашылмас тынгысызлык биләде. Ул: «Ялгызлык читен икән…» – дип куйды. Мондый авыр халәтне ире Хәерҗан вафатыннан соң айлар, еллар уза барган саен ныграк кичерде. Кайчак ул, үзен эзәрлекләгән күңелсез уйларыннан котылып торыр өчен, баш-аягы белән эшкә дә чумды, алай итеп карады, болай итеп карады. Юк-юкта, уйлар дигәнең аның үзеннән «рөхсәт» сорамый гына, теләсә кайсы вакытта калкып чыкты да җанын йә тегеләй, йә болай уйнатты. Никтер аны тынычлыкта калдырырга теләмәде, әле киңәш иткәндәй искәреп, болай дип тә уйларга мәҗбүр итте: «Сиңа гел болай үз-үзеңә бикләнеп ялгыз яшәү авырга туры килер. Һәркемнең гомере бер генә, ул кабатланмый… Адәмнәр бу дөньяга бик кыска вакытка, кунакка гына килгән кебек. Үзеңә язган гомерне, тормыш ямен татып, шатланып, рухланып яшәр өчен, сиңа киләчәктә барыбер дә үзеңне аңлардай, серләреңне ышанып сөйләрдәй бер иптәш таба алсаң хәерлерәк булыр. Аннары шик-шөбһәләр тудырган кайбер уйларыңнан да арыныр идең. Әле син яшь, үз көчеңдә… Синең өчен илле яшь күп түгел ул! Гел генә киявең, кызың янында, аларга ярарга тырышып, бала карап тора алмассың. Электәге гореф-гадәтләр, әхлак дигән төшенчәләр онытыла барганда, яшь гаиләләр дә чыгымлап-чыгымлап ала. Тормышның төрле чагы була: алар да сиңа гел елмаеп кына тора алмаслар. Кем белә, акаеп караган көннәре дә булырга мөмкин… «Тфү, тфү!..» дисәң дә, дөрес, андый көннәргә калырга язмасын! Шөкер, кыз белән кияү болай тату торалар. Әйе, күз генә тимәсен. Айнур оныгың матур гына үсеп килә, сөбханалла! Бик сөйкемле, күз генә тимәсен. Ул да сиңа бер юаныч. «Балаңның баласы балдан татлы була» дип тикмәгә генә әйтмәгәннәр шул. Ул инде хәзер балалар бакчасына да йөри башлады…»
Гөлсемнең шулай уйларга бирелеп утырган, җиреннән кузгалып китәсе килмәде. Күңелендә туган авылы Аланны сагыну хисләре калыкты. Күз алдына гомер кичергән Мишә суы буйлары, Сабантуйлары гөрләп узган чәчәкле болыннары, балыклы күлләре килеп басты. Һәм ул, яшьлегенә әйләнеп кайткандай, авыл сукмакларыннан йөгереп узгандай